tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үлгәннәрнең каберен бел» – «Ваһаповчылар» татарның олуг шәхесләренең каберләрен зиярат кылды
«Үлгәннәрнең каберен бел» – «Ваһаповчылар» татарның олуг шәхесләренең каберләрен зиярат кылды

«Үлгәннәрнең каберен бел» – «Ваһаповчылар» татарның олуг шәхесләренең каберләрен зиярат кылды

Рәшит Ваһапов фестивале хезмәткәрләре һәм лауреатлары Казанда бөек җырчы каберен зиярат кылдылар. Каберне чистартып, тәртипкә китереп, чәчәкләр салдылар. Инде матур традиция төсен алган әлеге чара ел саен 7 майда – Рәшит Ваһаповның туган көнендә үткәрелә иде. Быел исә, мәгълүм сәбәпләр аркасында, ул соңрак үткәрелде. «Ваһаповчылар» шулай ук Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, С.Садыйкова, И.Шакиров, Ә.Авзалова, Х.Бигичев, Х.Фәрхи каберләрен дә зиярат кылып, асыл затларыбызга чәчәкләр китерде. Сүз уңаеннан: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» – Татар зираты диварына язылган Ш.Галиевның бу канатлы сүзләре нәкъ менә Рәшит Ваһаповка аталган.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*