tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айзат белән Алия Минһаҗилар: «ҺӘР ҖИДЕНЧЕ ТАТАРДА БЕЗНЕҢ СВИТШОТ БУЛЫРГА ТИЕШ!»
Айзат белән Алия Минһаҗилар: «ҺӘР ҖИДЕНЧЕ ТАТАРДА БЕЗНЕҢ СВИТШОТ БУЛЫРГА ТИЕШ!»

Айзат белән Алия Минһаҗилар: «ҺӘР ҖИДЕНЧЕ ТАТАРДА БЕЗНЕҢ СВИТШОТ БУЛЫРГА ТИЕШ!»

Үзебезчә, татарча язулы свитшотлар киеп йөрү теләге күп кешедә бардыр ул. Мондый идеяне Казанның мәктәп укучысы Алия Минһаҗи тормышка ашырган. Абыйсы да ярдәмгә килгән аңа. Озак та үтми абыйлы-сеңелле Минһаҗилар бу эшкә керешкән. Шунысын да әйтеп узыйк: Айзат Төркиянең Инстанбул шәһәрендәге Мимар Синан Гүзәл Сәнгатьләр Университетының сәнгать тарихы бүлегендә 3нче курсында укый. Алия Казанның 4нче гимназия-интернатының 10нчы сыйныфын тәмамлый.

Алиянең тегүгә мәхәббәте 13 яшендә туган. Шул вакыттан ул трикотаждан тегә башлаган. Аннары үзлектән төрле тукымалардан киемнәр тегәргә өйрәнгән. Алия әле үз гимназиясе өчен дә бомберлар теккән икән. Гимназия җитәкчелеге соравы белән 11нче сыйныфны тәмамлаган укучылар – республика, Россиякүләм олимпиадалардагы җиңүчеләр өчен бомберлар теккән. Кыз үзе дә бик күп олимпиадаларда катнаша икән.

Былтыр үзенә худи тегәсе килгән Алиянең. “Нигә әле аны чигү белән бизәмәскә?”, дип уйлаган ул. Кызның татар дизайнерлары арасында буласы килгән. Шуңа яңа проект уйлап чыгару турында озак уйлап йөргән. Алар абыйсы Айзат белән еш кына заманалиф графикасында языша икән. Шуңа худига язулы чигүне заманалиф графикасында төшерергә уйлаганнар. Абыйсының тулаем чигелгән свитшот тектерү идеясе дә барлыкка килгән. Бер худины 2 көн эчендә өлгертеп җиткерә ала алар бүген. Тик барысы да худиның үзенчәлегеннән, сатып алучының теләк-тәкъдимнәреннән тора икән.

– Графика буларак, заманалиф – Европа шрифтлары нигезендә төзелгән заманча татар әлифбасы – татар графикалары (имлә) арасында иң җайлысы. Ул кулланылуы буенча төрки-латин алфавитына иң яраклаштырылганы. Аның белән кулланырга җайлырак, чөнки аның хәрефләре латин графикасына охшаш. Заманалифне татар язуының киләчәге итеп күрергә телибез, шулай булыр, дип өметләнәбез. Шуңа да нәкъ менә әлеге графиканы сайладык та. Исеме дә үзе турында үзе әйтеп тора. Татар халкы мең елдан артык гарәп графикасын кулланган, 1927-1939 елларда яңалифтә язган, аннары кирилл графикасына күчкән. Яңадан латин графикасына кайту омтылышы ике тапкыр булды: 1999 елда һәм 2012 елда (ул вакытны заманалиф пәйда булды). Әлеге проектның глобаль максаты – заманалифне популярлаштыру, – ди Айзат.

Җитештерүне киңәйтү идеясе нәкъ шул беренче худидан соң туган да инде. Шуннан соң Минһаҗилар үз продукциясен кешеләргә күрсәтә башлаган. Күпләр кызыксынган. Хәзер алар үз эшләнмәләрен бөтен дөнья буйлап җибәрә ала. Мисал өчен, Минһаҗилар ясаган худиларны Казахстан, Төркиядә яшәүчеләр алган. Хәзерге вакытта алар 10лап шундый свитшот теккән. Хәзерге вакытта  свитшотлар тегү алар өчен яраткан шөгыльдән киңрәк дәрәҗәгә үсеп чыккан. Минһаҗилар үзмәшгүль буларак та теркәлкән. Бу очракта әлеге статус аларга булыша ала икән. Чөнки абый-сеңел физик затлар белән генә түгел, юридик затлар белән дә эшли ала. “Алга таба тагын да күбрәк эшләргә телибез. Без аңа акча эшләү проекты буларак кына карамыйбыз. Безгә бу эш белән шөгыльләнү ошый”, – ди Айзат.

Татар телендәге мондый свитшотларда төрле фразалар языла. Алар татар фольклоры, татар альтернатив музыкасы, татар әдәбияты әсәрләреннән алынган. Әлеге гыйбарәләр безнең мәдәниятне ачып сала. Татар үзаңы өчен көчле мәгънәгә ия булган язуларны, җөмләләрне төшерәләр свитшотка Минһаҗилар. Мисал өчен, алар теккән киемнәрдә “Татар телле милләт бәхетле”, “Аңлат гыйлем кирәклеген, тормасын халык надан” дигән гыйбарәләрне очратып була. Төрле свитшотлардагы әлеге сүзләр бер-берсе белән бәйле, алар, бердәм композиция кебек, бара. – Әлеге проектны үстерү теләгебез көчле. Моның өчен без иң яхшы тукымаларны сайлыйбыз. Алар Казанда булмаса, Мәскәүдән, Екатеринбургтан кайтартабыз. Сыйфат ягына һәрчак басым ясыйбыз. Чигү машинасын алырга уйлап торабыз. Аның бәясе кыйммәтрәк шул. Мондый машина бездә булса, язуларны үзебез чигә башлаячакбыз. Свитшотларны бөтен дөнья буенча сатарга планлаштырабыз. Төрле маркетплейсларга, мисал өчен, Wildberries, Ozon, KazanExpressка чыгарга ниятлибез. Һәр җиденче татарда безнең худи булырга тиеш, дип саныйбыз. Гомумән алганда, 1 миллионнан артык худи чыга, бугай (елмая). Кешеләргә үзеңнең үлчәмең буенча, теләкләреңне истә тотып тектерелгән киемгә ияләшү культурасын өйрәтәсе килә. Чөнки бездә ул калмаган диярлек, ди, Алия.

http://yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*