tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем Татарстаным» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
«Минем Татарстаным» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

«Минем Татарстаным» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

«Гаилә һәм мәктәп» журналы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәргән «Минем Татарстаным» рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр кичә, 15нче сентябрьдә, «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләнде.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә мәктәп укучылары һәм бакча балалары бик теләп катнашты. Иң матур рәсемнәр авторларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде.

«Гаилә һәм мәктәп» журналы — һәр гаилә өчен файдалы басма.  Үземне «публичный» кеше дип санамыйм, журнал өчен интервью бирүемне сорагач, карыштым. Әмма редакция безне дә эшләтә. Шулай итеп, август санында Халиковлар гаиләсе турында саллы басма чыкты. Балалар арасында «Минем Татарстаным» конкурсын үткәрү дә куанычлы булды. Республикабызда талантлар күп булуына тагын бер кат инандык», — диде Илгиз Илдар улы.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

1нче урын: Сәйдәш Сабирҗанов, Кукмара районы К.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең Аш-Буҗи авылындагы филиалы

Җитәкчесе: Корбанова Гөлназ Барис кызы

2нче урын: Эльвир Шәкүров, Яшел Үзән районы 43нче номерлы «Сомбль» балалар бакчасы

Җитәкчесе: Нигъмәтуллина Фәридә Госман кызы

3нче урын: Искәндәр Галимов, Казан шәһәре 186нчы балалар бакчасы

Җитәкчесе: Сәләхиева Алия Әнәс кызы

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар» номинациясендә махсус бүләк: Данил Хәбибуллин, Балтач мәктәбе

Җитәкчесе: Шәйхетдинова Люция Рәшит кызы

Катнашу турындагы сертификатларга сылтама.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*