tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстанны үстерү стратегиясе бурычлары турында сөйләде
Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстанны үстерү стратегиясе бурычлары турында сөйләде

Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстанны үстерү стратегиясе бурычлары турында сөйләде

Татарстанның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе үз эченә мәгарифне үстерү, республика халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген арттыру бурычларын алачак. Бу хакта ышанычлы затлар белән очрашуда ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Планнар турында сөйләүнең мәгънәсе юк. Стратегия-2030 буенча безнең бурыч аңлашыла. Икътисад үсеше хисабына без республикабызны үстерәчәкбез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрәчәкбез. Иң төп бурыч – сыйфатлы белем бирү, гражданнарыбызның сәламәтлеге, киләчәк перспективасы. Бу мәсьәләләр бик мөһим», – диде ул.

ТР Президентына кандидат инфраструктура, социаль-мәдәни өлкә, транспорт челтәре, Татарстан торак пунктлары, сәнәгать предприятиеләре проектларын үстерү өлешендә төп эшләрне билгеләү өчен республика буенча бик күп сәфәрләр планлаштырган.
«Республика соңгы елларда РФ лидерларының берсе булып тора, әмма, барлык кыенлыкларга да карамастан, безгә күбрәк эшләргә кирәк. Без бер команда булып эшли торган кешеләр. Без Татарстанда яшәү сыйфатын, икътисади потенциалны арттыру өчен мандат алырга тиеш. Без алга барачакбыз», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бүген ышанычлы затлар белән очрашу уздыра. Исемлеккә Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше кергән. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*