tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минскида “Чишмә” оешмасын котладылар
Минскида “Чишмә” оешмасын котладылар

Минскида “Чишмә” оешмасын котладылар

Ноябрь уртасында Белоруссия башкаласы Минскида яшәүче татарларны берләштерүче “Чишмә” оешмасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте.

Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан тантанага чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, җырчы Фердинант Фәтхи һәм баянчы Булат Хисмәтовтан торган төркем барды.

Иң башта Казан кунаклары Ивье шәһәрендәге мәктәптә әби-бабалары яки әти-әниләре татар булган балалар белән очраштылар, аларга концерт куйдылар.

Кич белән Минскида “Дом Москвы” үзәгендә бәйрәм тантанасы узды. Иңбашта котлау сүзләре яңгырады. “Чишмә”не “Россотрудничество” оешмасының Беларусьтагы вәкиллеге җитәкчесе Виктор Малашенко, “Милли мәдәниятләр үзәге” директоры Михаил Рыбаков, дин һәи милләтләр эшләре буенча вәкаләтле вәкил Владимир Ламеко, башка милли оешмалар, Белоррусиянең төрле шәһәрләреннән татар оешмалары котладылар. Ленара Кутеева “Чишмә” оешмасы әгъзалары Эрфан Куртумеров, Мәдинә Касыймова, Җафара Гатауллина, Рәшидә Заикинага Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров имзалаган рәхмәт хатлары тапшырды.

Соңыннан кунаклар бәйрәм концерты карадылар, Татарстан рәссам-каллиграфы Владимир Попов күргәзмәсе белән таныштылар, “Чишмә”дәге алтын куллы татар ханымнары зәерләгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.

Икенче көнне Ленара Кутеева “Россотрудничествоның Беларусьтагы вәкиллегендә, Республика милли мәдәниятләр үзәгендә, Дин һәм милләтләр эшләре буенча вәкил офисында эшлекле сөйләшүләр алып барды, анда җитди фикер алышу булды һәм алга таба хезмәттәшлек кирәклеге ассызыкланды.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*