tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры Новосибирск татарларын сөендерде
Әтнә театры Новосибирск татарларын сөендерде

Әтнә театры Новосибирск татарларын сөендерде

Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма Театрының күпсанлы тамашачыларына, якташларына, театр сәнгатен сөючеләргә агымдагы елның 13 октябрь көнендә Камал театрының кече залына “Язын бозлар акканда” спектаклен тамашачыга тәкъдим иткән иде. Зөлфәт Хәким әсәрләренә хас булганча тирән фәлсәфәгә корылган, театрның яшь һәм әйдәп баручы артистлары тудырган кабатланмас образлары белән истә кала әлеге тамаша.

21–25 ноябрь көннәрендә нәкъ менә шул спектакль белән театр Новосибирск якларында тамашачыларны сөендерде. Аларны бу җирлектә яхшы беләләр. Узган ел Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма театры сентябрь аенда бу якта Хәй Вахитның “Кияүләр” спектаклен күрсәткән иде.

Театр гел хәрәкәттә. Декабрьнең 4 сендә Г.Камал теарты бинасында алар Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” драмасын тамашачыга тәкъдим итәчәкләр. Шул ук спектакль белән 22 декабрь көнне театр труппасы Мәскәү тамашачысына тәкъдим итәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*