tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Ага Хан премиясендә җиңүне без югары бәя итеп кабул итәбез
Минтимер Шәймиев: Ага Хан премиясендә җиңүне без югары бәя итеп кабул итәбез

Минтимер Шәймиев: Ага Хан премиясендә җиңүне без югары бәя итеп кабул итәбез

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә Принц Кәрим Ага Хан премиясе тантанасында Татарстан Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев Премиядә җиңүне Татарстан зур югары бәя белән кабул иткәнен әйтте.

“Бу чара үткәрелү безнең өчен зур дәрәҗә. Әлеге җиңүгә ирешү – дөрес юлдан барганыбызга юнәлдерә. Бу премияне без югары бәя итеп кабул итәбез. Без алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер. Бөек ефәк юлы проектын бергәләп эшли алыр идек. Иң мөһиме процесс бара, хәрәкәттә – бәрәкәт”, – диде ул.

Моннан тыш Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстанның беренче Президентына махсус сертификат тапшырды. Татарстан халкын Ага Хан “бик тә аралашучан” дип бәяләде. Шулай ук ул, үз чиратыннан, барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Россия федерациясе хакимияте исеменнән мондый тантанада булуыма бик шатмын. Бүген Россия җирлегендә без искитмәле премия номинациясен кабул итәбез. Татарстан җирлеге – гүзәл як. Монда соңгы елда гына да ике объект – Болгар шәһәрчеге белән Зөя утравы ЮНЕСКО исемлегенә керде. Болар барысы да Татарстанның беренче Президенты – Минтимер Шәймиевнең тырышлыгы белән башкарылды”, – диде Россиянең дәүләт эзшлеклесе, дипломат Элеонора Митрофанова.

Минтимер Шәймиев дөньяда билгеле булган премия үткәрелү бар кеше өчен дә әһәмиятле вакыйга булуын әйтте. “Татарстан Президенты һәм барлык Татарстанлылар исеменнән рәхмәтләрне әйтергә рөхсәт итегез. Күпмилләтле үсешкә ирешкән Татарстан еш кына зур халыкара форумнарның аренасына әйләнә. Без татар халкының бай тарихи мирасына нигезләнәбез. Бу турыда кычкырып әйтергә курыкмыйбыз”, – диде ул.

“Без проектларыбызны чын күңелдән һәм күңелебез өчен алып барабыз. Безгә бу проблемалар якын. Сез төрле милләт һәм конфессия кешеләрен бүлмичә, күптөрле проектлар алып барасыз”, – дип искәртте Принцка мөрәҗәгате белән Минтимир Шәймиев.

Җиңүче-проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашкан. Нәтиҗәдә, 16 илнең 20 проекты финалга үткән.

Искәртеп үтик, финалистлар исемлегендә Татарстан проекты да бар иде. Ага Хан IV тарафыннан гамәлгә куелган архитектура өлкәсендә дөньядагы иң зур бүләкләрнең берсе быел алты финал проектлары һәм Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү буенча киңкүләмле программа арасында тапшырылды.

Татарстаннан тыш, премия түбәндәге илләргә тапшырылды: Аркадия мәгариф проекты (Бангладеш), Палестина музее (Палестина), “Васит Ветланд” үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Алиун Диоп университеты лекториясе (Сенегал), Мухаррак яңарышы (Бахрейн).

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*