tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Сабан туе — җыр-бию, уен-көлке генә түгел. Аның мәгънәсе тирән
Минтимер Шәймиев: Сабан туе — җыр-бию, уен-көлке генә түгел. Аның мәгънәсе тирән

Минтимер Шәймиев: Сабан туе — җыр-бию, уен-көлке генә түгел. Аның мәгънәсе тирән

Җир шарының күренекле нокталарында милли бәйрәмебезне зурлап үткәрә алуыбыз, шуның аркылы татар халкын дөньяга таныта алуыбыз белән без горурланырга тиеш. Сабан туе – җыр-бию, уен-көлке генә түгел. Аның мәгънәсе тирән”, – диде бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген, Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының пленар утырышында милли бәйрәмгә бәя биреп.

“Ул – халык дипломатиясенең үзенчәлекле бер чагылышы дисәк, ялгыш булмас. Хәзерге катлаулы халыкара вәзгыятьтә илебезне, халкыбызны уңай яктан күрсәтүгә аның роле гаять зур”, – диде Минтимер Шәймиев.

Быел гына да Сабан туе 32 чит илдә һәм Россиянең 59 төбәгендә үтүен билгеләп, чит илләрдә, Россия төбәкләрендә милләттәшләребезнең иркен яшәвен, җирле хакимият белән уртак тел табуын ассызыклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*