tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мөһаҗирлегенең табигате төптән үзгәрде – Ринат Закиров
Татар мөһаҗирлегенең табигате төптән үзгәрде – Ринат Закиров

Татар мөһаҗирлегенең табигате төптән үзгәрде – Ринат Закиров

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ясаган чыгышында конгресс рәисе Ринат Закиров татар мөһаҗирлегенең яңа шартлары һәм сәбәпләренә игътибар итте. Аның фикеренчә, глобальләшү шартларында татар мөһаҗирлегенең табигате үзгәрде.

“Бүген дөньяның 41 илендә ватандашларыбызны берләштергән оешмаларыбыз бар. Татар гомер-гомергә яңалыкка омтылган, тынгысызлык аның канына сеңгән. Юкка гына бездә хәрәкәттә – бәрәкәт, димиләр”, – диде ул һәм бу хәрәкәтнең татар мөһаҗирлеге табигатенә йогынты ясавын әйтте. “Әгәр узган гасырларда төрле сәбәпләр аркасында милләттәшләребез туган илләреннән китәргә мәҗбүр ителсәләр, бүген, глобальләшү шартларында, мөһаҗирлекнең табигате төптән үзгәрде. Белемле, укымышлы яшь милләттәшләр дөньяның алга киткән илләрендә абруйлы эшләр, кызыклы шөгыльләр сайлыйлар һәм шунда урнашып калалар”, – диде Ринат Закиров.

Конгресс рәисе элекке мөһаҗирләрнең яңа дулкын вәкилләре белән берләшеп, уртак эш алып баруларын билгеләп үтте. “Милләт өчен бу – иң мөһиме. Алар бер үк оешмаларга берләшәләр”, – дип аңлатты ул.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*