tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мишәр” ансамбле Мәскәүдә
“Мишәр” ансамбле Мәскәүдә

“Мишәр” ансамбле Мәскәүдә

Бөтендөнья татар конгрессы һәр ел ахырында үтүче йомгаклау җыелышларында төбәкләрдәге үзешчән иҗади коллективларны үз-ара алмаш итеп аралаштыру чараларын күрергә дигән күрсәтмәләре бар. Күбесенчә татарлар яшәгән төбәкләргә Татарстаннан профессиональ татар җырчыларын, Татарстанның районнары сабантуй үткәрергә булышлык итеп җибәрә. Моның өчен татар дөньясы әлеге гамәлгә бик рәхмәтле. Менә төбәкләрдәге үзешчән иҗади коллективлар бу яктан үз мәнфәгатләреннән чыгып, үз җайлары белән аралашып яши. Чуашстанның “Мишәр” ансамбле бүгенгесе көндә татар дөньясының киң катламына танылган үзенчәлекле коллектив. 2015 нче елның үткән ике аенда гына “Мишәр” ансамбле, татар-мишәрләрнең аутентик җыр биюләре белән, Түбән Новгород, Самара өлкәсе һәм Чуашстанның Чабаксар шәһәрендә, Комсомол һәм Батыр районындагы татар авылларында “Без авылныкылар” исемле программасын күрсәтергә өлгерде.IMG_5967

Әле шушы көннәрдә генә Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый Палатасының зур залында һәм Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәренең мәдәният сараенда зур программаларын күрсәтеп кайтты.

Беренчесе,  Мәскәү шәһәрендә татар милләтеннән булган сугыш ветераннары белән очрашу, документаль фильмы презентациясендә катнашу булды.  Оештыручысы  – Үзәк Диния нәзарәте каршындагы “Мәскәү мөфтияте” һәм Русиянең Иҗтимагый Палатасы исеменнән Әлбир хәзрәт Крганов булды.IMG_5973

Икенчесе, “Мишәр” ансамленең “Без авылныкылар” исемле концерты, Мәскәү өлкәсендәге Щёлково шәһәре “РАВИЛ” мәчетенең имам – хатыйбы Ринат хәзрәт Сәйфетдинов чакыруы буенча шәһәрнең мәдәният сараенда үтте. Урмайлылар Щёлково шәһәре мөселманнары белән күптәннән таныш, “РАВИЛ” мәчетен Урмай авылы төзүчеләре төзеп биргән, бүгенгесе көнгә кадәр аралашып яшиләр. Ринат хәзрәт шәһәрнең мәхалләсе халкы белән 2013 нче елның җәендә, Урмайда сәяхәттә булып, аннан якты хатирәләр алып кайткан иде. Шул вакытта аларга “Мишәр” ансамбле үзләренең тәүге концерт программасын күрсәтеп таң калдырган иде. Аннан кунаклар җирле сабантуйда катнаштылар, “Кара пулат” мәчетендә бергә-бергә намазлар укып, мунчалар кереп, кунаклар булып  киткәннәр иде.

“Кунак ашы кара-каршы” дигәндәй, икенче елны “Мишәр” ансамбленең яшь группасы Щёлково шәһәренә килеп , тамашачының янәдән мәхәббәтен яулап калдырды. ,,РАВИЛ” мәчетенең имам – хатыйбы Ринат Сәйфетдинов Татарстан “Яңа Гасыр” каналында “Аулак өй” программаларында “Мишәр”нең яңа программасын күргәч, янәдән коллективны үзләренә чакырды.  30-лап үзешчән сәнгать осталары, 10 яшеннән алып 80 яшенә кадәр булган Урмай авылы артистлары, Рөстәм Миннеханов биргән комфортлы автобуска утырып, халкыбызның энҗе мәрҗәннәрен җыйнап, таныш һәм кадерле булган милләттәшләребез янына килеп җиттеләр. Мәскәү өлкәсендә яшәүче, бигрәктә олы яшьтәге, пенсиядәге апа-абыйлар татар сәнъгатеннән мәхрүм, бик сусаганнар милли җыр-биюләребезне ишетергә җыелган иде.

Бүгенгесе көндә Мәскәү шәһәрендә атна саен татар концертлары үтә, тик барып карарга дәрт-дарман гына юк. “Мишәр” ансамбле үзе килде, кыйммәте шунда, программасы, репертуары нәкъ олылар теләгәнчә, рәхәтләнеп кушылып җырлыйсың, теләсәң , дәрманың булса биергә дә була. Программада авыл көйләре, халык телендә булган такмаклар, татар халык җырлары, халык биюләре. Программа тәмамланды дигәч , халык дәррәү аяк-үрә басып “Мишәр” не алкышлады, апа-абыйларның йөзләрендә шатлыклы күз яшьләре, күңелләрендә рәхмәт хисләре ташып торды.

Ике якта бик канәгать, “Мишәр” ансамбле рәхәтләнеп җырлады, уйнады, биеде, Щёлково шәһәрендәге милләттәшләребез концерт карап ләззәт алды. Ринат хәзрәт Сәйфетдинов мәхалләнең активистлары белән шәһәрнең гүзәл мәчетендә, килгән кунакларны дога белән каршы алды, бергә-бергә өйлә намазы укылды, аннан тәмле-тәмле ризыклар белән кунакларны сыйлады.

Быел 6-8 нче июньдә,Урмай авылында өченче тапкыр Халыкара төрки халыкларының “Урмай Зәлидә” фестивале үтәчәк. Әлеге бәйгегә Шелково шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез катнашырга чакыру алды, киләчәктә аларда татар сәнъгатен үстерүгә, фоль­клорны саклап калуга зур өлеш кертербез дип үзләренә әманәт алып калдылар.

Фарит Гибатдинов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*