tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Мәскәүдә БГӘнең Россиядәге Илчесе белән очрашты
Мөфти Мәскәүдә БГӘнең Россиядәге Илчесе белән очрашты

Мөфти Мәскәүдә БГӘнең Россиядәге Илчесе белән очрашты

Бүген, рабигыль-ахир аеның 15-нче көнендә (30-нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтие Мәскәүдә эш сәфәре кыла. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Илчелегендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче Мөхәммәд Әхмәд Әл Җабер белән очрашты. Очрашуда шулай ук БГӘнең Россиядәге илчелегенең икенче сәркатибе Әхмәд Сәид Әл-Кетби, илчелекнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Наима Әлмушаррах һәм нәзарәтнең халыкара бүлек җитәкчесе Мөхәммәд Сәгыйзов катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сентябрь аеннан үз вазифаларына керешкән яңа илче Мөхәммәд Әхмәд Әл Җабер белән танышуына шат булуын һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Илчелегенә Татарстан мөфтиятенең күпләгән социаль проектларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Мисал өчен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең финанс ярдәме белән нәзарәт 20 мең данәдә Коръәннең яңартылган Казан басмасын дөньяга чыгарды, Казанның Мәрҗани, Борнай кебек мәчетләре төзекләндерелде, “Хозур ТВ” телеканалы проектлары тормышка ашырылды, РИИ, БИА, “Ярдәм” фонды башлангычларын гамәлгә кертү мөмкин булды.

Камил хәзрәт, Татарстан Диния нәзарәтенең мөселман мәгариф системасында ирешкән уңышлары, югары квалификацияле дини кадрлар әзерләве, китаплар бастыру эшчәнлеге, мөселман медиапроектларын үстерү юнәлешендәге хезмәте хакында сөйләде һәм  киләчәктә дә бу өлкәләрдә бердәм хезмәттәшлеккә өметләнүен әйтте.

Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнёрлар белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә уртаклашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*