tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти нәзарәттә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете җитәкчелеге белән очрашты
Мөфти нәзарәттә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете җитәкчелеге белән очрашты

Мөфти нәзарәттә Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете җитәкчелеге белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 12-нче көнендә (31-нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфа шәһәренең “Ихлас” мәхәлләсе советы рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин белән очрашты. Күрешү нәзарәттә узды һәм ул мәгариф, милли мәсьәләләр өлкәсендә багланышларны үстерүгә багышланды. Кунаклар, беренче чиратта, Казанда узган Республика көне чараларыннан һәм Милләт мәҗлесеннән алган тәэсирләре белән уртаклышты.

Очрашу барышында аерым игътибар ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Коръән мәгънәләренең татарча тәрҗемәләре белән чыккан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасына багышланды. Кунакларны, аерым алганда, китапның аудиоверсиясен Уфа мәчетенең дәгъвәт эшчәнлегендә һәм “Туган тел” телевизион каналында куллану мөмкинлеге кызыксындырды. Билгеле булганча, тәрҗемәләрнең аудиоверсиясе күренекле татар журналисты һәм нәфис сүз остазы Илдар Кыямов тарафыннан укылып, нәшриятта диск итеп әзерләнде һәм дөньяга чыкты. Беррәттән мөхтәрәм кунаклар Камил хәзрәткә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын Уфада зурлап презентациясен үткәрергә тәкъдим итттеләр. Мөфти хәзрәт әлеге фикерне хуплады һәм Мөхәммәд хәзрәтнең чараны халык белән очрашу форматында уздыру нияте белән килеште. Өстәп Мөхәммәт хәзрәт тагын “Ихлас” мәчетенең 350 кешелек конференц-залын файдалану мөмкинлеген карарга, халыкка алдан җомга намазларында игълан бирергә, Татарстан мөселманнары башлыгы катнашында дини сорауларга җавап бирү, нәсыйхәт кичәсе уздыру, күргәзмәләр белән таныштырып үткәрү буенча теләкләрен җиткерде.

Алга таба Башкортстаннан килгән милләттәшләр Камил хәзрәттән “Ихлас” мәчетендә тәхфиз (Коръән ятлау) үзәген ачу мәсьәләсендә киңәшләрен сорады. Камил хәзрәт аларны моннан өч ел элек “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барлыкка килгән тәхфиз бүлеге тәҗрибәсе белән таныштырды һәм быел 7 шәкерт аны тәмамлап, дипломнарга ия булуы хакында сөйләде. Очрашу нәтиҗәсе буларак, хәзрәтләр үзара Уфаның “Ихлас” мәчете мәхәлләсе “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә IX сыйныфны тәмамлаган егетне укырга җибәрү хакында килеште. Шул рәвешле, булачак белгеч Татарстанда белем туплап, киләчәктә Уфаның “Ихлас” мәчетендә Коръән укытучысы булып хезмәт итәчәк.

Очрашу бүләкләр бирешү белән тәмамланды.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*