enrutat
Баш бит / Мөгаллим язучы арабыздан китте
Мөгаллим язучы арабыздан китте

Мөгаллим язучы арабыздан китте

Татар җәмәгатьчелеге язучы-прозаик, ялкынлы публицист Гөлчәчәк Галиеваны соңгы юлга озатты. Язучы 86 яшендә арабыздан китте.

Гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Гөлчәчәк ханымны укучылар хатын-кызның эчке дөньясын, уй-хисләрен тирән аңлап, күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган әсәрләре аша яхшы белә. Аңа 2000 еллар башында «Тулгак» повесте аеруча зур популярлык китергән иде. Бер-берсен яратып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә, матур тел һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган әлеге әсәр хәтта Татарстанның «Ел китабы» конкурсында да билгеләп үтелде. Укучылар язучыны хатларга күмде, аның катнашындагы иҗади очрашуларны көтеп ала иде.

Гөлчәчәк Галиева тумышы белән Татарстанның Арча районыннан. Арча педагогика көллиятен тәмамлагач, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала. 1952 елдан Казанда төпләнеп яши. 26нчы һәм 89нчы мәктәпләрдә пионерлар вожатые булып тора, 22нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укыта. 1963 елдан Идел буе районының 18нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

Гөлчәчәк Галиеваның яшьтән үк көндәлек матбугатта төрле язмалары басыла башлый. Ул әдәби әсәрләргә тәнкыйть мәкаләләре яза. «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма» (һ.б.) кебек язмалары белән әдәби караш-фикерләрен җиткереп, иҗади җәмәгатьчелектә кайнар бәхәсләр уята. 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Аның публицистик язмалары көндәлек матбугатта даими дөнья күреп килә. Танылган «Тулгак» повестеннән соң, 2003 елда язучының хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын туплаган икенче китабы нәшер ителә. Шунда ук заманча җәмгыятьтәге әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повесте дә урын ала. Чын тормыштан алып язылган «Газзәбану» романы исә 2010 елда аерым китап булып чыга һәм шулай ук укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. «Мин сезнең һәркайсыгызның милләтебезнең иң матур гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, үзегездән соң да милли җанлы дәвамчылар калдыра алуыгызны бик тә теләр идем», – дип язып калдырган иде Гөлчәчәк Галиева үзенең соңгы романында.

«Интертат» ЭГ

Один комментарий

  1. Дамир Гыйсметдин

    Гөлчәчәк апа белән танышуым «Ватаным Татарстан» газетасында «Текә ярда әткәй кала» дигән язмам чыккач булды. Аның хан заманындагы язу машинкасында баскан текстын да гаҗәпләнеп укырга туры килде. Язучы халкы бер-беренә комплиментлар әйтергә яратмый. Ләкин Гөлчәчәк апа сугыш ветераны Минсәгыйрь Гыйсметдиновның язмышы турындагы язманы күңеленә якын алып, миңа байтак җылы сүзләр әйтте. Мин аны тормыш иптәше белән бергә үземнең иҗат кичәмә чакырдым.( 60 яшьлек юбилеема). Хәтремдә, аның татар конгрессына килеп, үзенең китапларын Иҗауга җибәргәнен, ире милләтпәрвәр Әхмәт абыйның (хәтрем ялгышмаса) бик каты авырып йөргәннәре турында сөйләгәннәре. Бик аяныч, башка күрешмәдек, урыны җәннәттә булсын. Әхмәт абый исән булса- аңа сабырлык вә түземлек.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*