tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәре буенча фильм төшереләчәк
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәре буенча фильм төшереләчәк

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 нче ел балалары” әсәре буенча фильм төшереләчәк

Бүген “Татаркино” мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуы узды. Оешма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова журналистларга яхшы хәбәр җиткерде: Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41нче ел балалары” әсәрен экраннардан фильм буларак күрә алачакбыз.

Миләүшә Ләбибовна сүзләренчә, әлеге китапны ул бик авырлык белән генә тапкан. Әлеге әсәрне экранлаштыру аның күптәнге хыялы булган. Ул, гомумән, классик әдәби әсәрләргә битараф түгел.

Тагын бер моңарчы сер итеп кенә сакланган яңалык: ел ахырында финанслау мәсьәләсе хәл ителгән һәм фильм төшерү буенча эшләр киләсе елда ук башланачак.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*