tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөнәҗәт әйтәм, сез тыңлагыз!”
“Мөнәҗәт әйтәм, сез тыңлагыз!”

“Мөнәҗәт әйтәм, сез тыңлагыз!”

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы клубында татар халкының күренекле галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 195 еллыгы уңаеннан “Мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар бәйгесе” үткәрелде. Чарада районның төрле почмакларыннан мөнәҗәт әйтүчеләр, бәет укучылар, бәет язучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларны Казаннан килгән абруйлы, мөхтәрәм жюри бәяләде.

Бәйгедә Шырдан, Ачасыр, Норлат, Акъегет һәм башка авылыннан “Ак калфак” оешмасы әгъзалары катнашты. Мөнәҗәт әйтүчеләр арасыннан Шәйдуллина Рәмзия ханым “Мәчет манарасы” мөнәҗәтен башкарганы өчен 1 нче дәрәҗә диплом, ә Гатауллина Гелнур ханым “Укы Коръән” мөнәҗәтен башкарган өчен 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Бәет укучылар арасында Габдулбариева Лилия 1 нче дәрәҗә диплом алды. Ул “Өч баласын югалткан ана бәетен” башкарды. Үзе чыгарган бәетне укучылар секциясендә Ягудина Роза “Гайникамал бәете” өчен 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Ибатуллина Сания ике номинациядә катнашты: мөнәҗәт уку һәм үзе язган бәетне башкару. Икесендә дә 1 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Әлфинур Шиһапова (Олы Ачасыр) һәм Гөлсинә Гайфуллина (Олы Шырдан). Дипломлар Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән тапшырылды.

Мәртәбәле жюри (филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире; сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Сәрвәрова, Каюм Насыйри музее директоры; филология фәннәре кандидаты Рушания Шәфигуллина) үз сүзен әйтте. Һәр чыгышка профессионаллар күзлегеннән анализ бирелде һәм аларның барысы да югары бәя алды. Барлык җиңүчеләргә “Каюм Насыйри туган ягын торгызу” фонды тарафыннан булдырылган дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ягудина Роза, Норлат авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*