tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар
Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

15нче февральдә, бөек якташыбыз М.Җәлилнең туган көнендә, елдагыча Оренбург шәһәре җәмәгатьчелеге шагыйрь һәйкәле янында җыелды. Быел халык аеруча күп булды. Оренбург өлкәсе хөкүмәте вәкилләре, өлкә, шәһәр депутатлары, М. Җәлил сеңлесе Зәйнәпнең кызы Лена Абдеева, дин әһелләре, театр артистлары катнаштылар.
Казан кунагы, Татарстан язучылары берлегенең рәисе, драматург Данил Салихов герой-шагыйрьгә атап ялкынлы чыгыш ясады.

Мәктәп укучылары, М. Фәйзи театры артистлары башкаруында М.Җәлил шигырьләре яңгырады. “Туган тел” татар иҗтимагый үзәге, Х. Ямашев исм.китапханә белән берлектә оештырылган бу чара ел саен шагыйрьнең туган көнендә һәм 25 августта, җәлилчеләрне искә алу көнендә, менә инде егерме елдан артык уздырылып килә.

Светлана Әхмәтҗанова, Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*