tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарлары Сабантуйга җыелды
Монреаль татарлары Сабантуйга җыелды

Монреаль татарлары Сабантуйга җыелды

Канаданың Монреаль шәһәрендә Сабантуй инде егерменче тапкыр узган. Квебек вилаятендә 2002 елда рәсми төстә теркәлгәнчегә кадәр үк биредәге татарлар милли бәйрәмгә җыела торган булган. Кунаклар Оттава һәм Бостон шәһәрләреннән һәм Монреальнең үзеннән килгән. Болар хакында Азатлыкка Татар җәмгыяте җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Җыелган кунакларны сәламләп бәйрәмне балалар башкаруындагы җырлар белән ачтык. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыдык. Җыр-биюне барысын да бәйрәмгә килгән кунаклар башкарды, теләгән кеше микрофонга чыгып җырлады”, диде Зилә ханым.

Бию һәм җыр Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен аеруча кадерле һәм якын, шуңа күрә биючеләр күп булган. Татар җәмгыяте вәкилләре кунакларны дөрес итеп татарча биергә дә өйрәткән.

Җәмгыятьнең Сабантуй комитеты бәйрәмгә килүчеләрне пылау белән сыйлаган. Өстәл кунаклар пешереп алып килгән милли ризыклар белән тулы булган.

Милли уеннарда балаларга ияреп олылар да бик теләп катнашкан. Откан бүләкләргә олылар да балалар кебек сөенгән.

Монреаль татарлары киләсе елда да Cабантуйга җыелырга сүз бирешеп таралышкан.

“Элекке дусларыбыз һәм яңаларын көтеп калабыз”, диде безгә Монреаль татарлары җәмгыяте президенты Зилә Миргалиева.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АКШның Бостон шәһәрендә булганда, аның белән очрашуга Монреаль татарлары вәкилләре дә килгән иде. Быелның мартында исә Монреальдә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә эшкуарлар булып татарлар белән дә очрашты.

“Азатлык” радиосы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*