tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре “Шәригать һәм аның өстенлекләре” темасына онлайн-лекция тыңлады
Мөселман яшьләре “Шәригать һәм аның өстенлекләре” темасына онлайн-лекция тыңлады

Мөселман яшьләре “Шәригать һәм аның өстенлекләре” темасына онлайн-лекция тыңлады

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә карамастан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары үз эшен дәвам итә.

Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә башланып киткән “ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL” проекты кысаларында «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узды. Шәригать күзлегеннән караганда, адәм баласының көндәлек яшәү рәвеше ничек булырга тиеш? Дәрес дәвамында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар яңгырады.

30 минутлык лекцияләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Instagram-ның @MUSLIMMOL битендә узачак. Төрле фәнни-популяр дини темаларга барган онлайн-дәресләрдә “Пәйгамбәр ﷺ сирасы”, “Коръән фәннәре”, “Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре” һ.б. буенча фикер алышулар узачак. Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube-каналында сакланачак.

Моннан тыш, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау әһәмиятен аңлап, мөселман яшьләре катнашында “Чиста мәчет” акциясе бу атнаның ял көннәрендә “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3) һәм “Апанай” (Каюм Насыйри ур., 27) мәчетләрендә узачак. Волонтерларлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртеләчәк.

Әлеге изге эштә катнашырга теләүчеләр Instagram социаль челтәре аша @muslimmol аккаунтына мөрәҗәгать итә ала. Өмә иртәнге тугызда (09:00) башлана. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*