tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мостай дөньясына сәяхәт
Мостай дөньясына сәяхәт

Мостай дөньясына сәяхәт

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Мостай укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Кичә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына һәм Башкортстан Республикасының оешуына 100 ел тулуга багышланган “Мостай укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференцияне ябу тантанасы үтте.

Конференциянең беренче өлеше Уфаның Мостай Кәрим исемендеге 158 санлы башкорт гимназиясендә булды, анда башкорт теле һем әдәбияты укытучылары интерактив осталык дәресләре күрсәтте.

Чараның икенче өлеше “Торатау” Конгресс-холлында дәвам итте, анда катнашучыларны халык шагыйре иҗаты буенча кызыклы экспозиция көтә иде.

Конференциядә катнашучылар интерактив идәндә шагыйрьнең иҗаты буенча сорауларга җавап бирде, башкорт, урыс, инглиз телләрендә Мостай Кәримнең дөнья картасы белән танышты, интерактив панельләрдә язучы иҗаты буенча видеороликлар карады, шулай ук Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясе укучыларының картиналары аша Мостай дөньясына чумдылар.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова мөрәҗәгать итте, ул Мостай Кәрим иҗатының һәрвакыт актуаль булуын, шагыйрьнең сүзләре күп телләрдә яңгыравын билгеләп үтте.

Конференциянең барлык номинацияләре дә яңа форматта уйланылган иде, шуңа күрә дә бик күп катнашучыларны җәлеп итте. Республикадан һәм Русия төбәкләреннән барлыгы 700дән артык эш кабул ителде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы бүләкләү булды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*