tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга шәһәренең өлкәннәре өчен бәйрәм оештырылды
Можга шәһәренең өлкәннәре өчен бәйрәм оештырылды

Можга шәһәренең өлкәннәре өчен бәйрәм оештырылды

Узган шимбәдә Можга шәһәренең “Свет” мәдәни йортында өлкән яштәге татарлар игелек һәм шәфкатьлелек декадасын тәмамлау кичәсенә җыелдылар. Милли-мәдәни автономия вәкилләре бу бәйрәмне гадәттәгечә октябрь аенда оештыралар.
Өлкән яштәге милләттәшләребезне котлап шәһәр администрациясе, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килгән кунакларның барысына да озын гомер, сәламәтлек, иминлек һәм оптимизм теләделәр.

Балалар һәм үзешчән артистлар башкаруындагы җыр-биюләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Әби-бабаларыбыз һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алды.
Даими һәм иганәчеләребез тәмле чәй, камыр ризыклары, тәм-томнар һәм җиләк-җимеш белән өстәлләр ябарга булыштылар: Кашапов Альберт (ПродмАК), Галеев Рамиль (Можга икмәк комбинаты), Ибрагимов Ильдус (МожгаСөт), Ахметшин Ильдар (Мәктәптә туклану), Гайнутдинов Ильяс (Азык-төлек комбинаты), Грачев Андрей («Лимончик») , беренче тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, күңелле гаҗәпләндерде.

М.Ю. Трофимов җитәкчелегендәге шәһәр администрациясенә, Мартьянова Т. В. җитәкчелегендәге “Свет” мәдәни йортына, алып баручыларыбыз Альбина Әхтәмова һәм Раушания Шакировага зур рәхмәт.

Можга шәһәре Милли-мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*