tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда – “Чәк-чәк бәйрәме”
Биектауда – “Чәк-чәк бәйрәме”

Биектауда – “Чәк-чәк бәйрәме”

Октябрь аенда башланып киткән “Өлкәннәр ункөнлеге”нә район Биектау районының “Ак калфак” оешмасы матур да, шул вакытта тәмле дә нокта куйды. Биектау мәдәният үзәгендә уздырылган чарага, һәр татар табынын бизәүче “Чәк-чәк бәйрәме” исеме бирелде.

21 авылдан килгән хуҗабикәләр әлеге татлы, йомшак, баллы ризыкны пешерүнең дистәләгән серләре белән уртаклашты. Иң күңелле мизгелләр осталарның үз ризыкларын күтәреп зал аша, күңелле парад белән узулары булды.

Бу күңелле мизгелләрне карар өчен Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән “Ак калфак” татар хатын-кызларының ижтимагый оешмасы рәисе Кадрия ханым
Идрисова да килде. Пешекчеләрнең эшләренә йомгак ясалганнан соң, барлык халык бердәм булып, “КЫЗЫЛ ОЛАУ” күренешен күзәттеләр.

Оешма тарафыннан уздырылган чара өч датага: Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның оешуына 100 һәм районыбызның 85 еллыгына багышланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*