tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2019” белем бирү акциясенең пресс-релизы

“ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2019” белем бирү акциясенең пресс-релизы

19 октябрь көнне  сәгать 13:00  бөтен дөнья буенча Татарча диктант татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча белем бирү акциясе үткәреләчәк.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Татарча Диктант” – ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган белем бирү акциясе. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәр теләгән кеше катнаша ала. Бу елны акция дүртенче тапкыр уздырыла. Диктантның текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели.

Диктант бер көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында уздырыла. Бу елны акциянең төп площадкасы гадәттәгечә КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының  бинасында урнашачак (Казан, Татарстан урамы, 2 йорт). Калган, бөтен дөнья буйлап урнашкан мәйданчыклар адресларын акциянең рәсми  diktant.tatar сайтында таба аласыз. Быел диктант  Россия Федерациясенең 45 төбәгендә, Татарстан республикасының бөтен районында һәм дөньяның 12 илендә үтәчәк. Алар арасында: Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан, ОАЭ, һб.

Казанда “Татарча диктант” ВУЗлар һәм иҗтимагый оешмалар язачак (КДМУ, КДЭУ, КДКИ, Халыкара сервис колледжы, КХТИ, Беренче хәләл тиз әзерләү рестораны “Түбәтәй” һәм башкалар). Бу акция Казан һәм Татарстан мәктәпләрендә дә үздырыла. Татар телендәге диктант оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк. Шулар арасында филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары булачак. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтта урнаштырылачак.

Уздыру көне һәм вакыты: 13.00, 19 октябрь, 2019 ел.

Акциянең оештыручылары:

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы,
  • “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты,
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы,
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министырлыгы,
  • Казан (Идел буе) Федераль Университеты,
  • Филология һәм халыкара багланышлар институты.

14 октябрь көнне 13.00 ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциянең рәсми пресс-конференциясе узачак.

Пресс-конференция урыны:
Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы (Казан, Декабристлар ур, 2).

Сайтка сылтама: diktant.tatar

Социяль челтәргә сылтама: вконтакте инстаграм

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*