tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можгада тантаналы кичә
Можгада тантаналы кичә

Можгада тантаналы кичә

Бүген Удмуртиянең Можга шәһәрендә  Җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Шәһәрнең  “Дубитель” мәдәният йортында узган чарада Можга шәһәре  мэры А.И Шишов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары М.Р. Тукаев,  Удмуртия Республикасы Төбөк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Р.И. Габбасова катнашты.

Можга шәһәрендэ барлыгы 50 мең кеше яши. Шуларның рәсми мәгълүмәтләр буенча 16%тан артыгы татарлар. Шәһәрдәге татарларның күпчелеге Әгерҗе, Менделеевск һәм Кукмара районнарыннан. Шәһәрдән тыш Можга районында бердәнбер татар авылы- Сосмак авылы бар.

Можга татарлары һәрчак көчле рухлы, милли җанлы булдылар. Мохтарияткә нибары 15 яшь кенә булса да, мондагы милли хәрәкәтнең тарихы узган гасырның 80нче еллар ахырына барып тоташа. Милли хәрәкәтне оештырган мәрхүм Илгиз ага Кадыйров, Камил ага Кубашев кебек милләтпәрвәрләрне дә искә алдылар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев конгресс исеменнән залны тутырып килгән халыкны сәламләп, милли тормышта актив катнашучы милләттәшләргә бүләкләр тапшырды. 

Бүгенге көндә Можга шәһәре ТММ мохтарияте дә, Татар ижтимагый үзәге дә актив эшли. Монда балалар белән эшләүгә күп әһәмият бирәләр. Шуңа да бәйрәм сәхнәсендә өлкән буын вәкилләре берән-сәрән генә күренде. Татарча телевидение һәм радио тапшырулары да сакланып калган  шәһәрдә. Можга Сабантуйлары да дан тота тирә-якта.  Аны һәрчак ат чабышларына һәм татар көрәшенә аерым игьтибар биреп үткәрәләр монда…

Югалтулар да юк тугел.. Сонгы елларда татар теле факультатив дәрес кенә булып укытыла башланганган шәһәр мәктәпләрендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*