tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муафик күрсәгез …
Муафик күрсәгез …

Муафик күрсәгез …

Алматыдан кайнар сәламнәремне күндерәм – кабул алырсыз. «Халкым минем» газеталарын алып, укып Сезнең үзегез белән туганлашкандай булып, куанып утырам. Газета безгә бик кирәк булган көннәрдә дөнья күрде. Ул милләтебезнең киләчәгенә, бүгенге ихтыяҗына, моң-зарына кагылышлы мәкаләләре белән әһәмиятле. Татар халкының үсеш стратегиясенә кагылышлы көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрне яктырту белән безнең тарихыбызда аерым урын алып тора.

 Газетаның алдагы көннәрдә «Татарлар» исеме белән чыгуына мин бик шатландым, бу бик уйланып эшләнгән эш бит.

Хәзерге көндә минем күз нурым сүнеп бара. Уку, язудан калдым. Шулай да, тормыш иптәшем – хәләл җефетем Гөлбану ханымның ярдәме белән бу хатымны язып утырам. «Татарлар» газетасына кайбер мәкаләләремне дә җибәрергә насыйп булыр. 2019 елның 15 июнендә Талдыкорган өлкәсенең Капал аулында «Люди Семиречья» исемендә Халыкара фәнни конференция уздырылды. Шул уңайдан язылган «Зариф Бәшири – Капалда» дигән мәкаләмне һәм «Татар халкының үсеш стратегиясе – милләтебез киләчәгенең кыйбласы» исемле мәкаләләремне җибәрәм. Муафик күрсәгез, газетада урын бирерсез.

Теләк, олы ихтирам белән, Мөнир ЕРЗИН,
тарих фәннәре кандидаты.
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.
Алматы, Казакъстан
“ТАТАРЛАР” газетасы
№1 (ИЮНЬ) 2019ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*