tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең көрәштәше шагыйрь Әхмәт Симаев турында китап чыкты
Муса Җәлилнең көрәштәше шагыйрь Әхмәт Симаев турында китап чыкты

Муса Җәлилнең көрәштәше шагыйрь Әхмәт Симаев турында китап чыкты

Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә яшәүче тарихчы Виктор Лысенков татар шагыйре һәм журналисты Әхмәт Симаев турында китап чыгарды.

Әхмәт Симаев (1915-1944) — Бөек Ватан сугышында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән татар әдипләренең берсе. Аңа 28 яшь була.

Виктор Лысенков Әхмәт Симаевның тормышын, иҗатын, фаҗигале язмышын күптәннән өйрәнә. Әхмәт Симаев тумышы белән хәзерге Мордовия якларыннан булса да, 1936-1940 елларда Воскресенск шәһәрендәге «Коммунист» газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшләгән. Кайчандыр бу редакция урнашкан бинага Әхмәт Симаев истәлегенә мемориаль такта да эленгән.

Әхмәт Симаев 1928 елдан Мәскәүдә яшәгән, Мәскәү метрополитенын төзүдә катнашкан. Мәскәүдә ул Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри башлый, метро төзүчеләрнең газетасына мәкаләләр яза.

Шагыйрь Воскресенск шәһәрендә яшәгәндә өйләнә, шуннан Бөек Ватан сугышы алдыннан хәрби хезмәткә алына. Аңа амиягә киткәч туган бердәнбер кызын күрергә насыйп булмаган.

Виктор Лысенковның китабы Воскресенск шәһәре тарихына багышланган фәнни-әдәби китаплар сериясендә нәшер ителгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*