tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”
Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде.

Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗлесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасыбызны киләчәк буынга да тапшырырга насыйп булсын. Дини хатын-кыз үзе дә тәрбияле, балаларын да яхшы карый, ирен дә.  Дини хатын гаиләсенә хәләл ризык ашата, пакьлектә йөртә. Ислам юлыннан барган өчен сезгә рәхмәт. “Ак калфак” оешмасы милләтне, телне, динне, гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр башкара. Киләчәктә дә  дуслыкта яшәп, үрнәк булып гомер кичерик, — диде Талип хәзрәт Яруллин.

Минһаҗәр абыстай Сәяхова, Мәрьям абыстай Сабирҗанова Коръән сүрәләрен укыдылар. Өйләрендә сүрәләр укып килгән кешеләрнең ниятләре кабул булсын, дип, догалар кылдылар. Бирегә 150 кеше җыелды. “Ак калфак” оешмаларының вәкилләре дә килгән иде. Татар хатын-кызларына хөрмәт күрсәтеп, мәҗлескә өлкә Администрациясе вәкиле Надежда Осипова да килде.

Сезнең белән шушындый табында күрешүемә шатмын. «Ак калфак» оешмасына һәм аның җитәкчесе Разия Әюповага рәхмәтләремне белдерәм. Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз. Хатыннардан күп нәрсә тора — алар гаилә учагын саклаучылар, күркәм мохит тудыручылар, балаларны тәрбияләүчеләр. Мәҗлескә шулкадәр күп хатын-кыз җыелуы сөендерә. Аллаһы Тәгалә игелекле хезмәтегездә ярдәм күрсәтсен, бәхет, шатлыклар насыйп итсен, — ди Надежда Осипова.

Разия Әюпова, мәҗлесне йомгаклап, түбәндәгеләрне сөйләде:

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әйдәгез әле, чын татарча, матур итеп киенеп йөрик, безне әллә кайдан күреп торсыннар. Татарларның үрнәк бизмәне булыйк. Гаиләдә олы буын вәкилләре тик татарча гына сөйләшеп, «Яңа гасыр» тапшыруларын балалары Һәм оныклары белән бергә карап, телне үзләштерергә була. Милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк. Иманлы балалар, оныклар тәрбиялик. Түгәрәкләп, шуны әйтәсем килә, Самар өлкәсендә телебезне өйрәнергә, динебез Исламны үзләштерергә барлык шартлар тудырылган.

Миләүшә Газыйм
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*