tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Болгар мирасы» мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк
«Болгар мирасы» мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк

«Болгар мирасы» мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк

15 сентябрьдә өйлә намазыннан соң Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан “Болгар мирасы” мәчете тантаналы чара оештырып, үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Дини комплекс 2008 елда төзелә башлаган. Гыйбадәтханә төзелешенә барлыгы 40 млн.сумга якын акча киткән. Шуның 11 млн. сумын өлкә бюджетыннан бүлеп биргәннәр. Калган акчалар — “Болгар мирасы” фонды, иганәчеләр һәм мәхәллә кешеләренең ярдәме.

Мәчетнең адресы: Самар шәһәре, Зубчаниновка бистәсе, Чекистлар ур./ Софья Перовская ур., 49/15. Оештыручылар теләгән һәркемне чарада көтеп кала.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*