tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Томскида Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

ВИДЕО: Томскида Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

2019 елның 12-13 сентябрендә Томск шәһәрендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы Бөтенроссия форумы узачак. Форумның темасы – Татар бистәсе – татар милләтен күтәрүнең һәм чәчәк атуның мөһим факторы. Татар торак пунктларының үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары.

Эш программасында – Томск шәһәренең Татар бистәсенә һәм Томск өлкәсенең татар авылына бару, Томск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә очрашу, татар үзешчәннәре концерты, татар мәктәбе коллективы белән очрашу, музейга бару һәм җирле хакимият һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар.

Томскида узачак чара хакында Татарстан Республикасының «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*