tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кеше яшәешенең үрнәк мисалы – Фатыйховлар гаиләсе
Кеше яшәешенең үрнәк мисалы – Фатыйховлар гаиләсе

Кеше яшәешенең үрнәк мисалы – Фатыйховлар гаиләсе

Яшәешнең үрнәк мисалы

Бакый дөньяда бәхетле булу өчен, адәм баласы бу дөньяда Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә, үзеннән изге, игелекле эшләр калдырырга тиеш. Кыямәт көнендә: «Син туган җирең өчен ниләр эшләдең, милләтеңә ничек хезмәт иттең?» – дип тә сорарлар. Бу дөньяда кеше яшәешенең үрнәк мисалы итеп, гомерләрен мәгънәле, халкы өчен тырышып яшәгән, хак динле, иманлы балалар үстергән Фатыйховлар гаиләсен күрсәтәсем килә.

Тамырлар

Сүземне гаилә башлыгы Солтан Фатыйховтан башлыйм. Балтач районы Көшкәтбаш авылында Ибраһим ага белән Галиябану апа гаиләсендә җиде баланың икенчесе булып дөньяга килгән Солтан, туганнары кебек үк сизгерле, зиһенле булып, белемгә омтылып үсә. Җиде баланың тәрбия нигезендә әти-әни, әби-бабай тора. Фатих бабалары Көшкәтбаш авылының данлыклы кешесе була: мулла да ул, гармунчы-биюче дә, аучы да. Солтан абыйның әтисе Ибраһим абый, муллада нибары өч сыйныф белем алса да, шуның белән алдынгы кеше булып йөри. Сугышта бер кулын югалтып кайткан әтисе авыл Советы рәисе, бригадир, ферма мөдире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул да имам фазыйфасын үти.

Үз җирендә солтан булып

Унынчы сыйныфны тәмамлауга, Солтанны Субаш урта мәктәбенә математика укытучысы итеп куялар. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Югары белем алгач, инде үзен сәләтле белгеч итеп күрсәтергә дә өлгергән укытучыны Арбор авылы мәктәбенә директор итеп куялар. Ул вакытта аңа нибары 23 яшь була.

Әзергә-бәзер булып килми ул монда, аны әле фундаменты гына салынган яңа мәктәп төзелеше көтә. Басып торган җирендә бер генә минутка да тик тора алмаган егет, бер эштән дә курыкмый, бу юлы да каушап калмый. Яшьлек җегәрлеген яңа белем йортын сафка бастыруга багышлый. Фидакарь хезмәтен бәяләп, Солтан Ибраһим улына 1975 елда “Социалистик хезмәт җиңүчесе” билгесе тапшыралар.

Алты ел эшләп, тәмам җитәкче сыйфатлары чарланып җиткән, хезмәтләре мактауга лаек мәктәп директоры Солтан Фатыйховны райкомга инструктор итеп чакыралар. Район идарәсе казанында да өч ел кайнап ала ул. Шушы чорда Татарстанның КПСС обкомының Марксизм-Ленинизм университетында укып, кызыл диплом ала. Ләкин көче-җегәре ташып торган иргә үзенә эш күрсәтергә, ни дә булса майтарырга кирәк.

1982 елда күмәк хуҗалык хезмәтчәннәренең гомүми җыелышында Смәел авылының “Шаумян” исемендәге колхозга җитәкче итеп сайлыйлар аны. С.И.Фатыйхов 1997 елга кадәр, нәкъ 15 ел бу хуҗалыкта рәислек итә. Смәел авылында бик тырыш, эшчән халык яши. Кулларыннан ниләр генә килми аларның: яшелчә үстерү, тал чыбыгыннан төрле җиһазлар үрү дисеңме, балта эшенә дә гаять оста алар.

Смәел авылын барып күргәч тә, Солтан Ибраһим улын авылда балалар бакчасы булмавы, су кертелмәгәнлеге, язгы ташу чорында ел саен күпернең сүтелүе һәм күп чыгымнар белән аны яңадан төзү, күмәк хуҗалыкта эшләрнең түбән дәрәҗәдә механикалаштырылуы, амбарда да эшләр йомшак баруы, терлек азыгының колхоз малларына да, шәхси хуҗалыкларга да җитмәве борчый. Менә шушы җитмәгәнне – җиткерергә, булмаганны – булдырырга, дип үз алдына максат куя ул.

Үз вакыты белән барысы да тормышка аша: 70 урынлы ясле-бакча төзелә, авылга су керә, 134 метрлы тимер-бетон күпер төзелә. Җәмгыять базасы да ныгый, ашханә яңа бинага күчерелеп, заманча җиһазлана. Шунда ук кулинария цехы да ачыла, кибет, тегү цехы эшли башлый, авылны әйләнеп уза торган юл салына, авылның үзәк урамына
асфальт җәелә, авылга газ керә. Менә шушы эшләр арасында, Солтан Ибраһим улы үзенең белемен арттыруга да вакыт таба. Авыл хуҗалыгында чын белгеч булу өчен,
ул читтән торып укып, 1985 елда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый.

Солтан абый вазыйфаларның кайсында гына эшләсә дә, гадилеге үзгәрми. “Смәеллеләрне иң игелекләндергән колхоз рәисе булды ул. Ул җитәкче чакта, аның янына гозер белән килергә беркем дә курыкмады, гадилеген, тыңлыйсын беләләр иде” диләр аның турында аны белгәннәр. Ул үзе дә Смәел халкы турында шулкадәр җылы фикердә.

Заманында үзе куәтләндереп җибәргән күмәк хуҗалык бүген дә ышанычлы кулларда булуына, эшләренең уңышлы баруына, яхшы нәтиҗәләренә куана Солтан абый. Элеккеге “Шаумян” колхозын хәзер “Смәел” хуҗалыгы дип йөртәләр.

Авылның гыйлем бирү үзәге

Авыл уртасында 25 метр биеклеккә күтәрелгән манаралы мәчет авылның йөзек кашы булып тора. Мәчетнең башка авылларныкыннан аерылып торган үзенчәлекле матур архитектурасы, зәвык белән эшләнүе, җиһазландырылуы сокландырды. Мәчет төзелгәннән бирле Солтан абый монда хуҗалык эшләре буенча җаваплы кеше, икенче төрле итеп әйткәндә, мөтәвәллият рәисе.

Мәчет бүгенге көндә дә тулы куәткә эшли. Дин дәресләрен укыту өчен аерым кабинетлар бар. Интернет челтәренә ялгап, компьютерлар куелган. Мәдрәсә шәкертләренә шушы челтәр аша танылган дин белгечләренең чыгышларын тыңлау мөмкинлеге тудырылган. Мәчетнең үз телефоны булу да бик уңайлы.

Мәчеттә ике төркем хатын-кызлар укый. Аларны “1000 еллык мәдрәсә”не тәмамлаган мөгаллимәләр Зөлфия Шакирова һәм Гүзәл Закирова укыталар. Мәчеттә шулай ук Корбан, ифтар, мәүлит ашлары уздыралар. Бәйрәм мәҗлесләрендә 130 кешегә кадәр катнаша. Бу чаралар халык белән мәчет арасында элемтәләрне ныгыта.

  • Хәзер намазларга яшьләр актив килә башладылар, ди Солтан абый.

Гаилә учагы

Солтан Фатыйхов гаиләсе учагын җылытып торучы, әлбәттә, аның тормыш иптәше Розалия ханым. Тормыш юлында ышанычлы юлдаш, сабыр, яхшы хатын, ана ул.

Розалия Габделбәр кызының да туган авылы – Көшкәтбаш. Субаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә сәүдә училищесында укып, сатучы һөнәрен ала. Тугыз ел Балтач районының төрле кибетләрендә сатучы, склад мөдире дә булып тырышып хезмәт куя. Сәүдәдә эшләгән елларында “Коммунистик хезмәт ударнигы”исеменә ирешә, югары күрсәткечләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Соңыннан Борнак авыл Советында, Смәел җирле үзидарәсендә инструктор, бухгалтер, счетовод вазыйфаларын башкара. Розалия ханымның хезмәт юлының өченче өлеше мәдәният өлкәсендә бара. Башта китапханәче булып эшли, соңыннан – мәдәният йорты директоры.

Солтан әфәнде белән Розалия ханым иманлы, әхлаклы өч бала үстергәннәр. Әле әти-  әниләре эшкә чумылып яшәгәндә, кызлары Лилия, уллары Алмаз әтиләре салдырган мәчеткә йөреп гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнгәннәр, догалар ятлаганнар, намазга басканнар.

Әти-әни ул чакта: “Мәчеткә йөрегез, барыгыз”, – дип әйткән катгый сүзләре бик үтемле, кирәкле була. Соңыннан апасы белән абыйсыннан калышмыйча, Ирек тә дини гыйлем ала. Алмаз белән Ирекнең моңлы азан тавышлары смәеллеләрне намазга аз чакырмый. Менә бит ул әти-әнинең зур бәхете, Аллаһ каршында да, бәндәләр каршында да йөз аклыгы  – иманлы балалары.

Фатыйховларның балалары барысы да уразалы, намазлы. Иртән торып бар гаиләң белән сәхәр ашау, кичен бөтен гаиләң белән авыз ачу – нинди ләззәт бит ул, сихри рәхәтлек. Алмаз хатыны Гөлшат белән Хаҗда да булып кайталар. Гөлшат ул вакытта авырлы була. Аннан кайткач, туган кызларына Хәят исеме кушалар. Тагын бер кызлары Мәрьям исемле. Олысы Хәсән район күләмендә үткән Коръән уку бәйгесендә 1 нче урынны алып сөендергән.

Солтан абый яшьлегендә гармунда да уйнаган, спорт белән дә шөгыльләнгән. Гер, штанга күтәрүдә призлы урыннарны яулаган, Сабантуйларда да бу ярышта даими катнашып торган. Хәзер дә ул организмны чыныктыру өчен Иванов системасын куллана.

Авылым диеп

Солтан абый бүген дә авылы турында горурланып сөйли. Ул Смәел авылы турында “Смәел борынгы һәм дәрәҗәле авыл” исемле китап та чыгарды. Монда авылның үткәне һәм хәзерге тормышы, аның күренекле шәхесләре, мәчет төзелеше – барысы да тәфсилләп язылган.

Смәел үзенең балта осталары, столярлары, тал чыбыгыннан йортка төрле кирәк-ярак ясаучылары, яшелчә үстерүчеләре белән данлыклы булган. Бүгенге көндә терлек асрап яшәүчеләр дә шактый. Бигрәк тә сыер хайванын күп асрыйлар икән. Авылда ике сыер көтүе чыга. Аларның һәркайсында 150 дән артык сыер санала. Хәтта ун сыерга кадәр асраучылар да бар.

  • Чишмә суы эчеп, саф һава сулап яшибез, – ди авыл җанлы Солтан абый.

Рәмзия Хәкимова,
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*