tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наил  Юмакулловка  конгресс медале  
Наил  Юмакулловка  конгресс медале  

Наил  Юмакулловка  конгресс медале  

Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитетының  бюро карары белән  Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, шәһәрнең Иделаръягы районы башлыгы  Наил Юмакулов конгрессының иң югары бүләге- “Татар халкы алдындагы олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды.

Пенза өлкәсендә туып-үскән Наил моннан 27 ел элек  Саратов хәрби училищесын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң  Ульяновскига  эшкә җибәрелә Һәм кем әйтмешли, гомерлеккә кала.  Училище җитәкчелеге  яшь лейтенантка әле яңа гына мәктәп  бетереп, парта артыннан чыккан  егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча укытучылык  эшен ышанып тапшыралар. Бүген инде ул укытып чыгарган офицерлар югары хәрби дәрәҗәләр  алып илебезнең генә түгел ерак һәм якын чит илләрдә дә хезмәт итәләр.

Белемгә һәм һәрчак яңалыкка омтылган Наил Юмакуллов  Чабаксарда аспирантура тәмамлап – педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә  алуга ирешә. Ульяновск хәрби-техник университетында зур абруй казанган, оста оештыручыны өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге дә тиз күреп ала һәм аны район башлыгы итеп билгелиләр.

Һәр нәрсәгә дә кырыс һәм таләпчән карарга гадәтләнгән  хәрби шәһәрчектә үссә дә, Наил әти-әнисе Алия апа белән Хәсән абыйның барлык уңай якларын да үзенә алган. Кешеләргә карата ягымлы һәм игьтибарлы булу аның тормыш девизы.  Әле күптән түгел генә үз районында яшәүче өлкән апаларның үтенче буенча татар автономиясе белән берлектә бер мәктәптә компьютерга өйрәнү курслары ачып җибәрделәр.

Узган елны Наил  Юмакуллов тәкьдиме буенча районда яшәүче татар эшмәкәрләренең клубын да оештырып куйдылар.  Хәзер ай саен  бер предприятиедә “Ачык ишекләр көне” уза.  Шулай итеп алар татар эшмәкәрләре бергә җыелып тәҗрибә уртаклашыр, бер-берсенә ярдәм итү юлларын эзләү өчен мәйданчык барлыкка килде.

Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, татар егетләре дә район җитәкчелегенең һәр төрле социаль акцияләрендә, хәйрия чараларында теләп катнашалар.

Ветераннар белән узган очрашуларда, бәйрәм кичәләрендә булып район башлыгы аларның моң-зарларын  игътибар белән тыңлап, булышу юлларын эзли һәм мөмкинлекләрен таба.

Өлкә автономиясе рәисе шәһәрдәге иң булдыклы район башлыгы Наил Юмакулловка   Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген тапшырганда да, аның күпкырлы эшчәнлеге һәм милли тормыштагы тырышлыгы хакында ассызыклап сөйләп узды, киләчәктә җаваплы эшендә уңышлар теләде.

Ульяновскидан Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*