enrutat
Баш бит / Наҗарда — яңа мәчет
Наҗарда — яңа мәчет

Наҗарда — яңа мәчет

Әгерҗе районының Тирсә авыл җирлеге советы биш авылны берләштерә: Тирсә, Мордывый, Чишмә, Наҗар һәм Тоба авылларын. Тирсәдән калганнарын кечкенә авыллар рәтенә кертергә мөмкин. Әмма барысы да шундый матур табигать кочагында урнашканнар: ул чишмәләре, болыннары, болыннарында үскән җиләкләре дисеңме – нәкъ Габдулла Тукай шигырьләрендә тасвирланганча. Авыл халкы шуңа күрәдер туган җирне кадерләү, авылларын саклау, тамырларын җирдән аермау өчен чын мәгънәсендә тырышып-тырмашып яшәп ята. Бу сүзләрнең дәлиле итеп, шушы биш авылның дүртесендә мәчетләр төзелүе һәм ул мәчетләрдә дини тәрбия һәм белем бирү буенча матур гына эшләр башкарылуы турында сөйләп бирергә була. Сүзем Наҗарда ачылган мәчет турында.

Наҗар авылында яңа төзелгән мәчетнең Яңа ел алдыннан – 29 декабрьдә ачылуы да символик мәгънәгә ия булды кебек. “Без исән! Без яшибез! Алга барабыз! Татар милләте үзенең иң кадерле нәрсәләрен: телне һәм динне саклау өстендә эшли. Яшь буынга без изге мирасыбызны тапшырып калдырырга ашыгабыз”, — дигән фикерләр мәчет ачылышы тантанасында девиз буларак яңгырады.

Алтмышка якын хуҗалыкны берләштергән Наҗар авылында мин әле беренче тапкыр булдым. Туп-туры урам, татарларга хас төзек матур йортлар, каралты–кура, газ кергән. Авыл кешеләренең йөзендә шатлыклы елмаю балкый. Авылның нәкъ башында аны яшәтә, эш урыннары белән тәэмин итеп тора торган эшмәкәр Рәшит Шәйхетдиновның терлек чала торган пункты биналары. Ә авыл уртасында шушы эшмәкәр ярдәме белән төзелгән һәм бүген ачыла торган мәчет балкып утыра. Әлбәттә, җәмәгать белән укылган намаз, мәчет эче шыгрым тулы халыкның берсен-берсе алыштырып торган чыгышлары, алып килгән бүләкләрен тапшырулары турында күп язарга мөмкин булыр иде. Ләкин, минемчә, аларның барысын да үз күзләрең белән күрү, үз колакларың белән ишетү хәерлерәк. Анда алган тәэсирләрне язып кына аңлатып бетерү мөмкин түгелдер.

Чыгышларның иң ахырында, ике сабыйның, мөнбәргә менеп, озын-озын Коръән сүрәләрен яттан укуы киләчәгебезнең өметле булуын исбатлады. Күпләрнең күңелендә: “Булачак Коръән хафизлар – бу балалар кемнекеләр икән? Ничекләр ятлаганнар алар бу озын сүрәләрне?” кебегрәк сораулар туганлыгы сизелде. “Ямурза авылындагы мәчетнең имамы Рамазан хәзрәт Хәмидуллинныкылар, ахыры, үзе дә нинди үтемле вәгазь сөйләде бит”, — дип пышылдаулар ишетелде. “Юк, Чишмә мәчетенең имамы Ринатныкылар бугай. Аның уллары бәйгеләрдә һәрвакыт җиңүләр яулыйлар бит”, — диделәр кайберәүләр. “Икесенекенә дә ышанырга була, икесе дә тирән белемле, үткен фикерле, зирәк имамнар, балаларын да үз үрнәкләрендә үстерәләр”, — диделәр өченчеләре.

Чынлап та, бу балалар Ринат белән Энҗенеке булып чыктылар, Чишмә авылыннан икән. Иң зур уллары Мөхәммәтали Согуд Гарәбстанында белем ала, Казанда Россия Ислам университетын тәмамлаган. Ә уртанчы уллары Әбделмәлик, быел мәктәпне тамамлагач, шулай ук Казанга Ислам университетына укырга керергә җыена. Ә болары, абыйларыннан үрнәк алып, мәктәптә дә тырышып укыйлар, дин гыйлемен дә ихлас күңелдән үзләштерәләр. Әтиләре Ринат: “Безнең балалар, кайда гына укысалар да, кем генә булсалар да, авылда яшәүне генә күз алдында тоталар. Чит илдә укыганы аеруча сагына авылны”, — диде.

Чишмә авылының киләчәге өметле. Әйткәнемчә, ул — районда иң кечкенә авылларның берсе. Ләкин авыл халкының яртысы – балалар. Алар бар да намаз укыйлар, дин кануннары буенча яшиләр, хуҗалыкта әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре икән. Хәләл ризыклар белән генә тукланалар. Һәм үскәч тә, үзләрен туган авылларында яшәүчеләр итеп күзаллыйлар. Бу авылда бүгенге көндә 15 бала үсеп килә.
“Бер кеше дөньяны үзгәртә ала” дигәнгә әле моңа кадәр мин ышанып бетми идем. Ә Наҗар авылына килеп, аның тормышына җан өргән Рәшит Шәйхетдиновның хезмәтләрен күреп, тагын да ныграк ышандым.

Рәшит Мөфтәхетдин улы Наҗарда үзенең эшен 2015 елда ачып җибәргән. Авыл халкының ризалыгын алу өчен референдум үткәргән. Наҗарлылар аны хуплаганнар, эшмәкәр белән кулга–кул тотынып эшләргә, аңа булышырга теләк белдергәннәр. «Аларның яхшылыгын үзләренә яхшылык итеп кайтару өчен нәрсә эшли алам мин, дип, озак уйландым», — ди Рәшит. Былтыр хаҗ сәфәрендә булып кайткач, авылда мәчет төзергә кирәклегенә төшендем”.

Әлбәттә, авыл халкының мәчет төзелешенә булышуы, теләктәш булулары Рәшиткә канатлар куйган. «Шуңадыр, мөгаен, 13кә 6м зурлыгындагы мәчет төзелеп бетте. Эчке яктан матур бизәлде. Барлык уңайлыклар тудырылды.Боларның күпме көч һәм матди чыгымнар таләп итүенә карамастан, авырлыгы сизелмәде дә”, — дип искә ала Рәшит.

Үзенең гаиләсе дә терәк булган аңа. Туксанынчы еллар башында әле Әгерҗенең үзендә бер мәчет тә булмаганда, авылларда да бармак белән генә санарлык Аллаһ йортлары эшләп торганда, хатыны Зөһрәнең әтисе зират каравылчысы Хафиз бабай белән Казанга кадәр барып, Кремльдә урнашкан дин эшләре бүлегендә мәчет төзелеше турында киңәшләшеп йөргәннәр искә төште. Мине бабайлар үзләренә юлдаш итеп, милли хәрәкәт лидеры буларак иярткәннәр иде. Әгерҗедә оешкан Татар иҗтимагый үзәге телне, динне саклауны, мәктәпләрдә, бакчаларда татар сыйныфлары ачуны һәм мәчетләрдә яшь буынга дини белем һәм тәрбия бирүне төп максат итеп куйган иде. Инде утыз ел вакыт сизелмичә дә узды. Әгерҗе районында 36 мәчет төзелде. Ә Наҗардагы мәчетне республика буенча бер елда ачылган унсигезенче мәчет диделәр. Болар халкыбызга бирелгән зур мөмкинлекләр турында сөйли түгелме соң? Ә аннан файдалана белү үзебездән тора…

Бәйрәмнең ахыры Тирсә ашханәсендә йөзгә якын кешегә әзерләнгән табын янында дәвам итте. Анда изге зәм-зәм сулары эчеп, мулдан әзерләнгән тәмле-тәмле ризыклар белән тукланып, догалар кылып таралыштык. Шундый ук мул табын авыл халкы өчен Наҗардагы яңа мәчеттә дә корылган иде.

Кайтышлый юлдашларым белән Тирсә мәчетенә кереп, ахшам намазы укыдык. Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров белән дә әңгәмә корырга җай чыкты. “Сезнең җирлеккә караган биш авылның дүртесендә мәчет бар, Тобада гына юк?” – дидем башлыкка. “Инициатива авылның үзеннән чыгарга тиеш, минемчә, — дип җавап бирде ул. – Мәчет төзелеп тә, аның бикле торуыннан файда юк. Тобаның юлы начар иде, юлга таш җәелде. Авылда шулай ук яңа матур йортлар да төзелә башлады. Инде, шәт, мәчет тә төзелер. Авылда йорт­лар төзелү – аның яшәрүен, тормышның сүнмәвен дәлилли бит. Өмет бар”, — диде Рафил Закиров. “Ә дүрт мәчеттә эшләр ничек тора соң?” – дип сорамый түзә алмадым. “Күргәнегезчә, — дип җавап бирде ул. – Менә Тирсә мәчетенә үземнең төпчек улым укырга йөри. Гарәп хәрефләрен өйрәнде, намазга басты.

Киләчәктә үзен Болгар академиясе шәкерте итеп күз алдына китерә. Әле мәктәпнең икенче сыйныфында гел “5”легә генә укыса да, зурларча фикерли. Динебез безнең җаныбызда шул, аннан аерылмасак кына безнең киләчәгебез бар”, — дигән җавапны ишетеп шатландым.

Киләчәгебезне ачык күзаллаучы мондый җирлек башлыклары эшләгәндә, милләтебез өчен матди байлыкларын сарыф итәргә әзер торучы эшмәкәрләр булганда, аларга көч өстәп торучы авыл халкы яшәгәндә, әле милләтебез яшәр, үсәр, сүнмәс дигән өмет бар!

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*