tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «НӘҮРҮЗ» ФЕСТИВАЛЕНӘ РУМЫНИЯ, ГРУЗИЯ, ТӨРКИЯ, ПОЛЬША, ГЕРМАНИЯ, ВЕНГРИЯ ҺӘМ НОРВЕГИЯДӘН ПРОДЮСЕРЛАР КИЛӘ
«НӘҮРҮЗ» ФЕСТИВАЛЕНӘ РУМЫНИЯ, ГРУЗИЯ, ТӨРКИЯ, ПОЛЬША, ГЕРМАНИЯ, ВЕНГРИЯ ҺӘМ НОРВЕГИЯДӘН ПРОДЮСЕРЛАР КИЛӘ

«НӘҮРҮЗ» ФЕСТИВАЛЕНӘ РУМЫНИЯ, ГРУЗИЯ, ТӨРКИЯ, ПОЛЬША, ГЕРМАНИЯ, ВЕНГРИЯ ҺӘМ НОРВЕГИЯДӘН ПРОДЮСЕРЛАР КИЛӘ

2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларының XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. “Нәүрүз” тарихында беренче мәртәбә шоукейс үткәрелә – фестиваль спектальләрен карарга Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар чакырыла.

Румыния – «Иоан Славичи» Классик театры директоры Богдан Костя һәм Сату Мареда Төньяк театрның сәнгать җитәкчесе Овидиу Кайца.

Грузия – Валериан Гуниа исемендәге Дәүләт профессиональ театры һәм Региональ театрларның Потийский халыкара театр фестивале директоры Тенгиз Хухия һәм Михаил Туманишвили исемендәге Халыкара сәнгать фестиваленең сәнгать җитәкчесе Кэти Долидзе.

Төркия – Истанбул театр фестиваленең сәнгать җитәкчесе Леман Йылмаз.

Польша – рус әдәбияты тәрҗемәчесе (проза һәм драматургия), театр проектлары кураторы, Варшавада Адам Мицкевич Институты хезмәткәре Агнешка Пиотровска.

Германия – фестиваль продюсеры Рөстәм Әхмәтшин.

Венгрия – әдәби хезмәткәр, Венгрия милли театрының халыкара программалары координаторы Андраш Козьма.

Норвегия – Ибсен Интернешнл генераль директоры Гри Вай, Ибсен Интернешнл сәнгать җитәкчесе Ингер Буресунд, Ибсен Интернешнл проектлар менеджеры Фабрицио Массини.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече залларында, Тинчурин, Кариев һәм Казан яшь тамашачылар театрлары сәхнәләрендә.

Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яры буенда да спектакльләр уйналачак. Билетларны театр кассалары һәм сайтларыннан, шулай ук, билет сату операторларыннан алырга мөмкин.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*