Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрында – “Тапшырыл…ган хатлар”
Кариев театрында –  “Тапшырыл…ган хатлар”

Кариев театрында – “Тапшырыл…ган хатлар”

23, 24, 31 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – “Тапшырыл…ган хатлар” спектакле! Инсценировка авторы – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев.

Спектакль турында Илгиз Зәйниев сөйли:
“Беренче карашка “Тапшырылмаган хатлар”ның сюжеты гади һәм мәгънәсе һәркемгә таныш. Әсәр Галия язган хатлар формасында булуы белән хикмәтле. Без Искәндәрнең тавышын, бу хәлләргә аның карашын белмибез. Бәлки, Галия үзе гаепледер? Ул Искәндәрне аңлап бетермәгәндер? Спектакльдә без бу сорауларга җавап эзлибез.
Менә шул яктан әсәр, минемчә, тагын да тирәнрәк мәгънә ала. Ничек кенә булмасын, бу хикәят, барыбер, бәхет, мәхәббәт өчен көрәшү, һәркайсыбызның кемнеңдер бәхетен тәшкил иткәнлеге турында”.

Инсценировка авторы һәм режиссер – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, композитор – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*