tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата
Нәзарәтнең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

Нәзарәтнең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары тарата

Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бу көннәрдә генә Идел буе районы инвалидлары җәмгыятендә теркәлкән 30 олы яшьтәге ялгыз калган кешегә бушлай ашамлыклар җыелмалары тапшырылды. Җыелмада он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар иде.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкәт” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясы аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкәт” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкәт” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*