tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный
Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный

Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный

Россия һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйрова фикеренчә, татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш. Бу хакта ул Башкортстан башкаласы Уфада “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылуга карата Нәзифә Кадыйрова фикере белән уртаклашты. “Мин шушы чарага бик куандым, чөнки күптәннән мондый чаралар булганы юк иде бит, югалышып тордык. Моны ишеткәч, күңелем рәхәтләнде, чөнки без ике иң якын милләтләрнең берсе. Шуңа күрә кулга-кул тотынышып, бергә матур итеп яшәргә тиешбез”, – диде.

“Бер-беребезне тулыландырып, куәтләп эшләргә, алга барырга тиешбез. Шуңа күрә бу чара минем өчен зур бәйрәм, зур куаныч”, – дип белдерде Нәзифә Кадыйрова.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*