tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә XI Cебер татар яшьләре фестивале узды
Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә XI Cебер татар яшьләре фестивале узды

Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә XI Cебер татар яшьләре фестивале узды

27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә XI Cебер татар яшьләре фестивале узды. Фестивальдә Новосибирск өлкәсеннән, Төмәннән, Алтайдан, Кемерово, Томск һәм Казахстаннан талантлы яшьләр җыелган иде.

Алар 4 көн буена хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча мастер-классларда катнашты, татар теле дәресләре алды, тарих, PR буенча лекцияләр тыңлады, интеллектуаль уеннар уйнадылар. Соңгы көнне фестиваль дәвамында әзерләгән гала-концерт куйдылар.

Мастер-классларны үткәрергә Казаннан К.Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Науметова, Халык биюләре кафедрасы укытучысы Резедә Муллагалиева, популяр эстрада җырчысы Альбина Апанаева килде.

 

Зөһрә Вильданова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*