tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсенең Муса авылында татар хатын-кызлары очрашу уздырды
Новосибирск өлкәсенең Муса авылында татар хатын-кызлары очрашу уздырды

Новосибирск өлкәсенең Муса авылында татар хатын-кызлары очрашу уздырды

Новосибирск өлкәсенең Каргат районы Муса авылында авыл активы очрашуы булды, дип хәбәр итә Новосибирскидагы милләттәшләребез. Биредә сүз авылда милли үзенчәлекләрне һәм телне, динне саклау, гореф-гадәтләрне яңарту, атрибутика тегү һәм чигү буенча мастер-класслар үткәрү, татар ашлары, балалар белән эшләү. Муса авылына 110 ел. биредә 200 кеше гомер итә.

Очрашудан соң, активистка Хәмзина Рәшидә Камил кызы (татар мәдәниятендә иҗтимагый эш тәҗрибәсе 20 елдан артык) клубны оештыру инициаторы булып чыгыш ясады, калфак тегәргә һәм тамбурлы чигү чигәргә өйрәтте. Бик матур очрашу тәмле чәй һәм милли камыр ризыклары белән тәмамланды. Аны мәдәният йорты җитәкчесе Сания Әхәт кызы Хәкимова әзерләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*