tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл ветеранын Президент котлады
Тыл ветеранын Президент котлады

Тыл ветеранын Президент котлады

Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче сугыш чоры баласы һәм Хезмәт ветераны Рауза Габдрәкип кызы Загидуллова 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Район администрациясе вәкилләре аңа гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылында туып үскән Рауза Габдрәкип кызының бала чагы һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. Ул ачлык һәм ялангачлыкны, юклык һәм мохтаҗлыкны үз җилкәсендә татып, физик хезмәт белән чыныгып үсә. Унбер яшьлек кызга мәктәптә укуын дәвам итәргә насыйп булмый. Ул өлкәннәр белән бергә тормыш арбасына җигелеп, урак ура, көлтә бәйли һәм сыер сава.

“Сугышның беренче көннәрендә үк әтиебезне фронтка алдылар. Мәктәптә бик тә укыйсым килсә дә, мөмкинлек булмады. Әниемә бераз гына булса да ярдәм итү теләге белән эшкә керештем, берсеннән-берсе кечкенә энеләрем һәм сеңелләремне карадым”,- ди Рауза апа, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Көч-хәл җыеп, бераз җитлегә төшкәч, Рауза апа ир-атлар гына башкара торган авыр эшкә алына. Ул җиде ел буе үгез җигеп колхозда хезмәт итә.

“Үгез җигеп Красная река авылы урманыннан утын ташый идем. Аякта чабата, тамак ач, өскә кияргә кием юк, ничек түзгәнбездер инде?!. Ә язын һәм көзен үгез белән колхоз кырларын сөрдем”,- ди Рауза апа, ачы күз яшьләрен сөртеп.

Сылу, уңган, тырыш кыз 22 яшендә әле яңа гына Карелия җирләрен фашистлардан азат итеп кайткан Мингали исемле кыю, батыр, курку белмәс егеткә кияүгә чыга. Алар Яңа Кызылсу авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Үзләре кебек үк тәртипле, акыллы өч бала тәрбияләп үстерәләр. Картлык көннәре якынлаша башлагач, бала-оныкларына терәк һәм таяныч булу максаты белән Ульяновск шәһәренә күченеп киләләр. Кызганычка каршы, Рауза апага зур югалтулар да кичерергә туры килә. Ул тормыш иптәшен һәм олы улы Мансурны соңгы юлга озата.

Рауза Габдрәкип кызының яшьлеге михнәтле һәм газаплы сугыш вакытына туры килсә дә, бүген ул бала-оныкларының һәм җиде оныкчыгының җан җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә.

Р.Нигъмәтле

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*