tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ноябрьскида “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар
Ноябрьскида “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар

Ноябрьскида “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар

9 июнь көнне “Ноябрьскиның милли бизәге – Сабан туе гүзәле-2019” бәйгесе җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта “НоябрьскИнформ” порталы хәбәр итә.
Җиңүчеләрне жюри гына түгел, тамашачылар да билгеләячәк. Мисалга, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясе өчен Сабан туе кунаклары тавыш бирер дип көтелә.
Катнашучылар бәйгедә үзләре белән таныштырудан тыш, татар халык риызклары пешерү сәләтен күрсәтергә, иҗади яктан ачарга, борынгы “Су юлын күрсәтү” йоласы белән башкаларны да таныштырырга, милли костюмнардан чыгыш ясарга тиеш булачак.
Катнашучылардан заявкалар 31 майга кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*