tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Омски яшьләре форумнан татарча сөйләшергә өйрәнү максаты белән кайткан
Омски яшьләре форумнан татарча сөйләшергә өйрәнү максаты белән кайткан

Омски яшьләре форумнан татарча сөйләшергә өйрәнү максаты белән кайткан

1 сентябрь көнне яшьләр шәһәргә әйләнеп кайттылар. Омски шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче яшьләр оешмасы вәкилләре белән тимер юллар вокзалында очрашып, сөйләшү мөмкин булды. Форумнан кайтучыларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде. Зур хыяллар, изге теләкләр белән кайттык, максатлар куйдык диләр яшьләр.

Равил Хөсәенов, без чит илләрдә яшәүче яшьләр белән таныштык, башкаларның эш тәҗрибәләре телән танышу да безнең өчен файдалы булачак, форумнан соң без үзебездә нинди проблемнар булуын аңладык кебек, аларны хәл итәргә, аның өчен күп эшләргә кирәк, дип сөйләде.

Омски шәһәр мохтариятенең яшьләр оешмасы җитәкчесе Наилә Абдулина аеруча хисләнеп кайткан. Без яңача эшли башлаячакбыз, ди ул. Бу форум безгә илһам бирде, максатларыбыз күп, шактый мәсьәләләр куйдык, ди яшьләр оешмасы җитәкчесе.

Бу юлы форумда катнашкан яшьләрнең берсе дә татарча сөйләшергә кыймады, әмма ике елда, чираттагы форумга кадәр, татарча сөйләшергә өйрәнергә сүз бирдек, ди Наилә.

Омски татар яшьләренең тагы бер вәкиле Раиф Ногманов үзенең сүзен, без, яшьләр, татар халкының ышанычы, дип тәмамлады.

Автор: Розалия Сайганова
Чыганак: “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*