tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Бөек Ватан Сугышы ветеранын зурладылар
Омскида Бөек Ватан Сугышы ветеранын зурладылар

Омскида Бөек Ватан Сугышы ветеранын зурладылар

14 март көнне Омск җирле татар милли-мәдәният мохтәрияте рәисе урынбасары М. С. Катыров, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ф.А.Чумарова һәм Ф.Н.Карабаева Большеречье район үзәгенә барып кайттылар. Җәмәгатьчеләрнең эшләре авыл һәм район җирлегендә урнашкан оешмалар белән тыгыз элемтәдә булганлыктан, авылларда еш булырга туры килә. Бүгенге килүләрендә алар сугыш ветераны Рәшит Хәбир улы Миргалеев янына да кереп чыгарга ниятләгәннәр иде. Бу бурычны Фагыйлә ханым Чумарова үз өстенә алды.

93 яшьлек сугыш ветераны белән Фагыйлә ханым якын туганнар да булганлыктан, аңа Рәшит абый янына еш барырга туры килә. Тик бер-береңне аңлап сөйләшүләр генә җиңелдән түгел – олы кешенең саулыгы елдан-ел какшый бара, колаклары бик начар ишетә. Алай да Рәшит абый бирешергә теләми – кирәк-ярак йомышларына гел үзе йөрергә тырыша: аптека, кибеткә дә үзе йөри, урам әйләнеп килергә дә иренми.

Рәшит абый 1926 елның 1 апрель көнендә, Омск өлкәсе, Большеречье районы, Кумыслы авылында гади мал көтүчесе гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аннан кала, тагын өч кыз бала һәм бер малай туа. Бала чактан ук ишле гаиләдә үскән Рәшит тиз арада әтисенең беренче ярдәмчесе булып китә, мал көтәргә башта әтисе белән йөрсә, соңрак инде үзе генә дә көтүлекне карый башлый. Укырга да мөмкинлек булмый кала – Рәшит 4 класс белем белән кала.

Сугыш башлану белән, аның әтисе Хәбир абыйны фронтка алып китәләр – яшүсмер Рәшиткә гаилә өчен бар җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга туры килә. Ләкин рәхимсез сугыш яңадан-яңа корбаннар сораганлыктан, әле 18 яше дә тулмаган Рәшиткә дә повестка тоттырыла. 4 ай Алтайда хәрби әзерлек үткәннән соң, Көнбатыш Украина фронтына эләгә. Галпицкий полкта артиллерист булырга туры килә. 1945 елда Германия җирлегенә керәләр, бераздан аларны Польшага кайтаралар. 9 Май – Җиңү көнен Польшада каршы ала…

Рәшит абый ул көннәрне исенә алып сөйли: “Җиңү хәбәрен ала белән, яшь солдатлар, шатлыклары эчләренә сыймыйча, горурлык хисе белән, сөенечтән әниләренә хатлар язып салдылар: – Әнием, сугыш бетте! Без җиңдек! Бик тиздән өйдә булырбыз! Тик сез безне көтегез!!! – дип. Икенче көнне, командирларның әйтеп аңлатуларына карамыйча, шәһәргә чыгып киттеләр – сугыш бетте, инде безгә бернәрсә куркыныч түгел! – дип уйладылар… Әмма дошман әле тулысынча себерелеп түгелмәгән, поляклар арасында да совет сугышчыларына каршы килүчеләр аз булмаган – алар яшеренеп-посынып торган җирләреннән совет солдатларына һөҗүм ясаган, үз белдекләре белән увольнениега чыгып киткән полкташларым, минем кебек япь-яшь солдатлар башларын мәңгегә чит җирләрдә калдырды. Мескен аналары өзелеп көткәндер… Әллә үлем хәбәрен алда алдылармы, әллә кайтырмын, көт дип язган хатларны алдан алдылармы”.

Рәшит абыйга сугыш бетү белән туган якларга кайту насыйп булмаган… 1946 елда аны Армия сафларына алып киткәннәр, шулай итеп, ул чит җирләрдән хәрби хезмәттән 1950 елларда гына туган авылы Кумыслыга кайтып җитә алган.

Фагыйлә ханым Рәшит абыйга үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен тапшырды, “Ак калфак” ханымнары теккән татар кәләпүшен башына кидереп куйды.

Большеречье район башлыгы Василий Майстепанов район үзәгендә бүгенге көндә бердәнбер калган Бөек Ватан Сугышы ветераны Рәшит Хәбир улы Миргалеевка Җиңү көненең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Фагыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*