tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Чиста мәчет” акциясе кысаларында нәзарәт волонтерлары “Мәүлид” мәчетендә өмә үткәрде
“Чиста мәчет” акциясе кысаларында нәзарәт волонтерлары “Мәүлид” мәчетендә өмә үткәрде

“Чиста мәчет” акциясе кысаларында нәзарәт волонтерлары “Мәүлид” мәчетендә өмә үткәрде

Кичә, Рәҗәб аеның 20-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында изге Рамазан ае башланганчы Залесный бистәсендә урнашкан «Мәүлид» мәчетендә өмә үткәрде. Әлеге изге эштә 15 кеше катнашты.

Кызлар бөтен тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юдылар, тузан сөрттеләр, ә балалар аларга чиләк белән су ташыды, чүп-чар тутырылган капчыкларны чыгарырга булышты. Егетләр мәчет янәшәсен тәртипкә китерде. Төш вакытына эш төгәлләнде. Аннары, намаз укыганнан соң, мәчет имам-хатыйбы Радик хәзрәт Фазлиев яшьләргә вәгазь укыды, шулай ук мәчет төзелү тарихын сөйләде. Очрашу ахырында чәй мәҗлесе узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акция кысаларында яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның «Рамазан», «Мәдинә» һәм «Гаилә» мәчетләрендә өмә үткәрде.

Бу атнаның ял көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге барлык теләүчеләрне ике мәчеттә өмәдә катнашырга чакыра: 21-нче март көнне “Зәңгәр” (Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 8/19) һәм 22-нче март көнне “Ихлас” (Лаеш, Усад бистәсе) мәчетләрендә.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*