tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның ” Татар дөньясы” газетасы укытучыларны сөйләшүгә җыйды
Омскиның ” Татар дөньясы” газетасы укытучыларны сөйләшүгә җыйды

Омскиның ” Татар дөньясы” газетасы укытучыларны сөйләшүгә җыйды

10 октябрь көнне Омскида нәшер ителә торган ‘Татар дөньясы’ гәзите редколлегиясе, татар милләтеннән булган укытучыларны “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә жыйды. Чәй өстәле артында булган җылы сөйләшү, үзара аралашу, өч сәгатьтән артыкка сузылды.

Беренче чиратта гәзитнең редакторы Диана Единякова укытучыларны 5 октябрьдә үткән Бөтендөнья укытучылар көне белән тәбрикләде, аннан соң укытучылар белән әңгәмә корылды. Сүз мәктәпләрдәге уку-укыту процессының үзгәреше, уңай һәм катлаулы яклары турында барды. Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр, соңгы 30 елда балаларның тәртипләре, укытучыларга карата мөнәсәбәтләре үзгәрүе турында ассызыклап әйттеләр.

Татар теленә кагылышлы сорауда укытучылар бертавыштан, Омскиның бер мәктәбендә дә татар теле укытылмавына зур борчылу белдерделәр. Шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән районнарында татар теле дәресләре, һич югында түгәрәкләр оештырырга мөмкинлек табып булмасмы дип, шәһәр татар мохтарияте урынбасары Марат Катыровка мөрәҗәгать иттеләр. Кичә барышында Бөтенроссия төбәкне өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт әфәнде Бурханов укытучыларны үткән бәйрәмнәре белән тәбрикләде, телне, милләтне саклауда булган зур рольләре турында әйтеп үтте, киләчәктә дә бергә-бергә татарлык өчен көч куеп, эш алып барырга насыйп булсын дигән теләген белдерде. Кичә җыр һәм укытучыларның төрле хәтирәләре белән үрелеп барды. Иң мөһиме – укытучылар киләчәктә дә мондый очрашулар ешрак булсын дигән теләкләрен белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*