tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә
Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә

Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә

9 октябрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халыкара конкурслар лауреаты Динар Бәдретдиновның 35 яшьлек юбилеена багышланган концерт узды. Кичә барышында ул баян уен коралының дәрәҗәсен күтәрергә теләве турында сөйләде.

«Концертларда җырчылар беренче планга чыгып баса, баянчылар артта тора. Баянчыларның күбесе сольный концертлар да бирми. Баян уен коралын еш кына „икенче сорт“ дип кенә карыйлар. Аның дәрәҗәсен күтәрәсем килә. Баян тавышын махсус тыңлап кына да кеше ял итә ала. Музыка өлкәсеннән китәргә дә теләгән идем, үземне төрле юнәлештә сынап карыйм, шуларның берсе — алып баручы», — диде юбиляр.

Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев юбилярга мәдәният үзәгендә күп еллар хезмәте, мәдәният өлкәсенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты бирде. «Динар белән без күп еллар таныш, гастрольләрдә бергә йөрдек. Сиңа исәнлек-саулык телим. Син уникаль музыкант, эшкәртмәләрең башкаларныкыннан аерылып тора. Ул „Сәйдәш“ үзәгенең горурлыгы, йолдызы. Динарга хәтта Париж халкы да алкышлады», — диде ул.

Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» үзәге директоры урынбасары Лима Кустабаева фикеренчә, Динар Бәдретдинов күптән Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек. «Үзәктә директор булып эшләгәндә үк Динарның иҗат юлыннан үсешен күрдем, барысы да күз алдында булды. Мин аны халык һәм композитор көйләрен башкаручы виртуоз баянчы дип атар идем. Мәдәният министрлыгы аңа „атказанган“ исемен бирсен иде», — ди ул.

Юбилей кичәсендә Динар Бәдретдиновның иҗатташ дуслары, «Сәйдәш» мәдәни үзәге биючеләре, Казан дәүләт мәдәният институты ансамбле, «Just Brass» төркеме чыгыш ясады. Шулай ук «Рәхмәт сезгә, әткәй-әнкәй» җыры белән сәхнәгә беренче тапкыр юбилярның кызы — Зәринә Бәдретдинова да чыкты.

“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*