tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омсктагы хәрби частьтә мәчет ачылды
Омсктагы хәрби частьтә мәчет ачылды

Омсктагы хәрби частьтә мәчет ачылды

Омсктагы тимер юл бригадасы хәрби часте территориясендә мәчет ачу тантанасы булды. “Омск-Регион” агентлыгы хәбәр итүенчә, чарада Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Бота Бакулин катнашты.

“Без күпмилләтле дәүләттә яшибез, Аллаһы Тәгалә – бер, дин бер-береңә ышанычны арттырачак”, – дип ассызыклады ул. Мөфти урынбасары Магаҗан Җәваров “Мәдинә” мәчетен ачу хәрби хезмәтендәге мөселманнар өчен истәлекле вакыйга булуын билгеләп үтте.

Тимер юл бригадасы командиры полковник Сергей Шишкин, үз чиратында, мөселманнарның хәрби хезмәткәрләре өлеше 30 проценттан артык булуы турында әйтте.

“Православие гыйбадәтханәсе янында мәчет ачылу Русия халыкларының үзара дус һәм тату яшәве турында сөйли”, – диде ул.

Тантаналы чара намаз уку, хәрби хезмәткәрләр һәм кунаклар өчен чәй эчү белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*