enrutat
Баш бит / Онытмыйк
Онытмыйк

Онытмыйк

Җир-ана күтәрә алмаслык дөньякүләм фаҗигаләрне, күпләп кеше гомере өзелгән афәтләрне онытырга мөмкинме соң?! Моннан 79 ел элек куәт ала барган СССРга нәкъ 22 июнь көнне — елның иң озын якты тәүлегендә фашист илбасарлары сугыш белән бәреп керә. Шуңа бу дата Ватаныбыз тарихына Кайгы көне, Матәм көне буларак миллионнарча шәһитләрнең каны белән уеп язылган. Социалистик Советлар Союзы республикаларын берләштергән СССРның законлы варисы буларак, сугыш батырларына, тыл хезмәтчәннәренә Россия зур кадер-хөрмәт күрсәтеп килә, ә Бөек Ватан сугышы тарихын дөрес раслау һәм яклау өчен Конституциягә төзәтмәләр кертте. Илебезгә зур кайгы-хәсрәт алып килгән 1941 елның 22 июнен яшьләр онытмасын дип, без дә бу саныбызны мөмкин кадәр сугыш тематикасына багышларга булдык. Ә бу фотода сез Түбән Новгород өлкәсе татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган милләтпәрвәр тарихчы Алимҗан абый Орловның бертуганы, сугыш ветераны Хафиз аганы һәм аның гаиләсен күрәсез.

Көнбатыш Украинаны Украина Совет Социалистик республикасы составына кертү турында УССрның югары Советы 1939 елда карар кабул итә.

Көнбатыш Украинада яшәүче халыкның күпчелеге моны хуплый, әмма бүтән фикерлеләр дә була, Украинаның каршы тору (повстанческий) армиясенә кергән власовчылар, бандерачылар совет армиясе хәрбиләренә каты каршылык күрсәтә. 1944 елның декабрь чакыруыннан аларга каршы көрәш өчен яшь солдатлардан тупланган хәрби частьта әтием Алимҗан Орловның абыйсы Хафиз Орлов та була. 1945 елның язында Карпат таулары арасында, беренче карашка, сугышны хәтерләткән берни дә булмый кебек – матур урман, туган авылы Камкадагы кебек үк өйләр, әмма тыныч булып күренгән урман эчләре тулы националистлар бандалары һәм аларны юкка чыгару турындагы приказ гына биредә дә сугыш барганын белдерә. Хафиз абый күп тапкыр аларга каршы бәрелешләрдә катнаша, әмма һәрчак Аллаһ саклый үзен. “Бер бигрәк каты бәрелеш хәтергә сеңеп калды, дары (порох), төтененә тончыга яздык. Куаклар, агачлар артына яшеренгән дошман ике тәүлек буена безне утка тотудан туктамады, безнең якта күп югалтулар булды. Шушы бәрелештә дустым Абдулхак Аллямов та һәлак булды. Без, һәрвакыттагыча, янәшә булырга тырыштык, берчак аның атканы ишетелми башлады. Янына шуышып барсам, үлгән инде…” – дип искә ала Хафиз абый.

Бурычларын үтәп, Чертков шәһәренә кайтканда, кабат ату тавышлары ишетәләр, әмма бу инде сугыш тәмамлануны белдергән салют була. Менә шулай каршы ала Хафиз абый Бөек Җиңүне. Әмма алар өчен сугыш әлегә тәмамланмый, ул радист булырга укып, берничә ел дәвамында Көнбатыш Украинаны бандитлардан азат итүдә катнаша һәм 1951 елда гына демобилизацияләнә. Хәрби бүләкләре арасында иң кадерлесе — Бөек Ватан сугышы ордены.

Кайткач ул Зеленоград шәһәренең оборона һәм космос промышленносте өчен серле җиһазлар уйлап табучы фәнни институтына эшкә урнаша, Байконурда да булырга туры килә үзенә. Ленинград блокадасын кичергән хатыны Фәйзә апа белән һәрвакыт алдынгылар сафында була алар.

Фронтта булганнарның сугыш гел төшләренә керә диләр, әмма Хафиз абыйның төшенә бер дә керми. Сугышны ул мәктәпләрдә балалар белән очрашуларда гына искә ала.

Ләйлә ОРЛОВА

  Мәскәү-Зеленоград

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*