tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләт клубының яңа командасы беренче нәтиҗәләрен ясый
Сәләт клубының яңа командасы беренче нәтиҗәләрен ясый

Сәләт клубының яңа командасы беренче нәтиҗәләрен ясый

Сәләт клубы көннән-көн һәрьяклап үсә һәм камилләшә бара. Клуб эшчәнлеге 3 төп юнәлештән гыйбарәт: «Дәрман» (интеллектуаль), «Дәрт» (иҗади активлыклар) һәм төбәк «Сәләт» клублары.

«Дәрман»    

Сәләт Викимәктәбе кысаларында үткәрелгән онлайн һәм офлайн чараларында 200 кеше катнашкан һәм вики-проектларга 3000-гә якын төзәтмә кертелде. Моннан тыш 2 викисәфәр, уку-укыту сессиясе һәм мәкаләләр язу марафоны оештырылды. Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мәкаләләр язу марафоны нәтиҗәләрен игълан итәчәкләр.

Мирах» интеллектуаль лигасы уеннарында 500-дән артык интеллектуаль сорау бирелде, 150 катнашучыны берләштергән 10 чара узды.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм Quiz форматындагы уеннар үз уенчыларын тапты.

«Атлант» өстәл уеннары клубында 4 төрдә өстәл уены үткәрелде. Аларда барлыгы 200 дән артык яшьләр катнашты. Әдип Әлмир кубогына V шахмат онлайн турниры да зур масштаблы төстә уздырылды. Иң яхшы уенчылар җиңүчеләр буларак билгеләнде.

«Безнең фикер» татарча дебатларында 150 укучы һәм студент катнашты, 100 тема уйнатылды, 15 дискуссия оештырылды., – дип яза матбугат хезмәте.

Төбәк «Сәләт» клублары

  • Төбәк «Сәләт» клубларының 2019-2020 елгы нәтиҗәләре:
  • «Сәләт – Яшел Үзән» Клубы Ел Клубы буларак танылды.
  • 4 яңа клуб үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
  • 2 гамәли уку-укыту семинары үткәрелде. «Сәләт»Россиянең 3 төбәгендә актив эшләвен дәвам итә.
  • 12 кешелек кураторлар командасы бу ялкынлы тормышка ут өстәү өчен зур көч куйган.

«Дәрт»

Сәләт активы мәктәбе эше нәтиҗәсендә 15 проект төзелде һәм аларны чынга ашыру Сәләт клубы планына кертелгән. Клуб ирешкән уңышларда гына тукталырга җыенмый. Киләсе уку елына планнар җәй дәвамында һәм көз башында Сәләт социаль профильләрендә игълан ителәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*