tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур өлкәсенең Матвеевка районы Искеәшер авылында “Туган телем – Тукай теле” исемле шигырь бәйгесе узды
Оренбур өлкәсенең Матвеевка районы Искеәшер авылында “Туган телем – Тукай теле” исемле шигырь бәйгесе узды

Оренбур өлкәсенең Матвеевка районы Искеәшер авылында “Туган телем – Тукай теле” исемле шигырь бәйгесе узды

Ярышның максаты: балаларда һәм яшьүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре, татар теленә – ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Бәйге Матвеевка, Пономарёвка, Әсәкәй, Абдулино районнарының дистәгә якын татар авылларыннан килгән 70 тән артык мәктәп укучысын берләштерде. Кичәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре белән бергә замандашларыбыз шигырьләре дә яңгырады. Оештыручылар: авыл җирлеге хакимияте, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары. Поэзияне яратучылар, конкурста җиңүчеләр һәм аларга премияләр тапшырылды.

Шигъри бәйге Искеәшер авылында дүртенче тапкыр оештырылса, районара ярыш итеп икенчегә үткәрелә. Телне саклап калуның бер ысулы булган әлеге конкурс милләт турында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итә.

Әлеге фестивальнең кыйммәте дә шунда: ул өлкәнең төрле районнарында яшәүче татар балаларын берләштерү белән бергә поэзияне яратучы һәм аларны сәнгатьле итеп башкаручыларны бергә җыю һәм алардан үрнәк алу.

Шигъри бәйге – гади генә бәйге түгел. Беренче чиратта син аны сәхнәгә чыгып башкарырга тиешсең. Монда сөйләү рәвеше, сәнгате тикшерелә.Укучыларны да өч төркемгә бүлделәр: кече, уртанчы һәм югары сыйныфлар.

Һәрбер катнашучы сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, үз осталыгын күрсәтте. Жюри әгъзалары шуна да игътибар итә: конкурсантлар шигырьгә карата кием дә сайлаган.
Жюрида утыру, бәя бирү бик авыр эш. Алар арасында татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре иде.

Жюри әгъзалары киңәшкән арада, сәхнәдә үз осталыкларын бию түгәрәгенә йөрүче Матвеевка районының Иске Котлемәт мәктәбе укучылары күрсәтте.
Искеәшер мәктәбенә килгәндә, 60 тан артык укучысы булган белем бирү йортында татар теленә караш уңай якта.

Әйтергә кирәк, башка елларга караганда, шигырь укучыларның әзерлеге быел күпкә югары булды.Моны жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Бүләкләр дә үзенчәлекле һәм саллы иде.

Шигъри бәйге ахырында оештыручылар да сәхнә тотты. Ниһаять, барысы да сәхнәдә.
Катнашучыларга истәлекле бүләкләр, китаплар һәм дипломнар тапшырылса, беренчелекне яулаучылар “Ялкын” журналы белән өлкәнең “Яңа Вакыт” гәзитенә 2019 елның икенче яртысына язылу сертификаты ияләре булдылар.

Бәйгедә быел Гран-прины Искеәшер мәктәбе укучысы Лилия Сабитова алды. 9 нчы сыйныф укучысына Казанга бару өчен сертификат та тапшырылды.

Әйе, узган елларда беренче урыннарны яулаучыларга Мостафа авылының Муса Җәлил музеена сәяхәт булса, бу юлы җиңүчеләр Казанга бару өчен сертификат белән бүләкләнде.

Матвеевка районында герой якташлары Әкрам Шамкаевка мемориаль такта куючылар, мәктәпкә Советлар Берлеге каһарманы исемен бирүчеләр, “кайнар нокталарда” хезмәт итүчеләргә һәйкәл урнаштыручылар да – искеәшерләр беренче булды. Инде авыл шигъри бәйгесен дә алар районара дәрәҗәсенә күтәрде. Конкурсның оештыручылары, иганәчеләре исә инана: чираттагы конкурларның язмышы – ул яшь буынның телгә ихтыяҗыннан тора. Киләсе елда да шигъри бәйге бу күләмдә оештырылыр дип планнаштыралар.

Фирүзә Әбсәләмова
Оренбург өлкәсеннән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*