Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. 2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм “Идел” яшьләр үзәге.

   Номинацияләр:
– поэзия
– проза
– драматургия
– балалар әдәбияты

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*