tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта “Ел кешесе” конкурсына йомгак ясадылар
Оренбургта “Ел кешесе” конкурсына йомгак ясадылар

Оренбургта “Ел кешесе” конкурсына йомгак ясадылар

Бүген Оренбургта ” Ел кешесе” дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясалды. Монда төрле тармакта зур уңышларга ирешкән якташларыбызны котладылар.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең милләттәшебез, Х.Ямашев исемендәге китапханә мөдире Светлана Хәлил кызы Әхмәтҗанова да бар. Ул  “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ел кешесе” исеменә лаек булды. Чын күңелдән аңа котлауларыбызны юллыйбыз.

Светлана Әхмәтҗанова Бөтендөнья татар конгрессы белән дә һәрвакыт элемтәдә, Оренбург өлкәсндәге татарлар хакында яңалыкларны җиткереп тора. Котлауларга конгресс хезмәткәрләре дә кушыла.

Фирүзә Әбсәләмова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*